Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июль 2019, 02:00

Әтиләр өчен дә капитал булачак

Русиядә күп балалы гаиләләрне социаль яклау максатында Франция белән Сахалинның тәҗрибәсен файдаланачаклар.

Русиядә күп балалы гаиләләрне социаль яклау максатында Франция белән Сахалинның тәҗрибәсен файдаланачаклар.


Шушы көннәрдә Җәмәгать палатасы Әтиләр капиталы мәсьәләсен тикшерде. Озакламый гаиләле әтиләргә дә бәхет кошы елмаячак. Капиталның бу төре гаиләдәге өченче һәм арытабангы балалар өчен биреләчәк. Күләме 453 мең сум булачак. Әлеге вакытта Русиядәге гаиләләрнең 9 процентын күп балалылар тәшкил итә.


Ни өчен ул Әтиләр капиталы дип аталачак соң? Чөнки бүген әти кешенең роле тиешле дәрәҗәдә бәһаланмый, аның абруен күтәрергә кирәк. Икенчедән, күп балалы гаиләдә ананың икътисади бурычы түбәнәйтеп күрсәтелә, ә ир кеше финанс иминлеге өчен җаваплы булып санала. Шулай ук, тикшеренүләрдән күренүенчә, нәкъ әти кеше өченче баланың “заказчысы” булып тора.


Әтиләр капиталы – ипотека бурычының бер өлешен гамәлдән чыгару өчен Президент инициативасының дәвамы да ул.


Җәмәгать палатасы мәгълүматлары буенча, Ана капиталы торак сатып алуга, баланы укытуга тотыныла. Әтиләр капиталына исә машина сатып алырга да була. Янә аны фермер хуҗалыгын зурайтуга, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга, гаилә эшен ачуга да тотынырга мөмкин.
Читайте нас: