Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июль 2019, 02:00

“Гомер ул бер генә, бәхетем син генә...”

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә социаль-мәдәни үзәктә юбилейларын билгеләгән гаилә парларын тәбрикләделәр

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә социаль-мәдәни үзәктә юбилейларын билгеләгән гаилә парларын тәбрикләделәр
Бер акыл иясе: “Гаилә – тере чишмә ул, гомеребез буена аннан көч алабыз. Ул - безнең ныгытма, анда безгә һәрвакыт ярдәм итәчәкләр һәм юатачаклар”,- дигән. Ә гаилә учагын нәрсә белән чагыштырып була соң? Туганнарыбызның һәм якыннарыбызның хәстәрлеге һәм сөюе беләндер мөгаен. Шуңа да бу бәйрәм көнне бергә тормыш коруларының юбилейлы даталарын билгеләгән гаилә парларын котлау очраклы түгел.
Изге Петр һәм Феврония кебек, бу бәйрәм алар хөрмәтенә билгеләнә, сөю хисләрен югалтмый еллар дәвамында бер-берсенә тугрылык саклаган алтын юбилярлар Роза Сәетгәрәй кызы һәм Рәиф Харрас улы Моратхуҗиннар, Чуракай авылыннан Гөлкәүсәр Шәмсин кызы һәм Мансур Шафыйк улы Халиковлар, Шафраннан Наталия Васильевна һәм Анатолий Александрович Платоновлар, Каран авылыннан Мария Яковлевна һәм Вәкил Нуретдин улы Гизетдиновлар һәм Тәүәтәйдән бриллиант юбилярлар Велена Нурый кызы һәм Фәсәви Гафур улы Әминевларны котладылар.
Бергә 15 ел гомер иткән көткән гаилә парлары Раевка авылыннан Земфира Рәис кызы һәм Илгиз Фуат улы Сафиннар, Түбән Әүрездән Гүзәл Ринат кызы һәм Евгений Петрович Григорьевлар да мактау сүзләренә лаек.
Алар барысы да тату гаилә корып, балаларына матур тәрбия биргән, хәзер инде оныкларын караша. Ә кемдер әле балаларын сак олы тормышк юлына аяк бастыра.
Кулга-кул тотынып, ашыкмый гына сәхнәгә күтәрелгән олпат гаилә парларын күргәч, таныш җырдагыча: “Янымда син булганда гына, шатланам мин тормышка” дигән юллар искә төшә. Аларны район хакимияте башлыгы Дамир Радик улы Мостафин, район советы ветераннары президиумы әгъзасы Халидә Хәмит кызы Мортазина, “Гаилә” районара үзәге җитәкчесе Марина Владимировна Кравченко, хатын-кызлар советы рәисе Светлана Шамил кызы Шәрипова ихлас котлады. “Бүген без гаилә тормышының алтын, бриллиант юбилярларын тәбриклибез. Сезнең тормыш юлыгыз гөл-чәчәкле генә булмаган, сез илебез белән барлык авырлыкларны бергә күтәргәнсез, балалар, оныклар һәм туруннар үстергәнсез. Шушы истәлекле көнгә кадәр бер-берегезгә булган сөю хисен саклап килгәнсез. Күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Тормыш учагын сүндерми гаилә кыйммәтләрен саклап калганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Киң күңелле, олы йөрәкле, сабыр булуыгыз сокландыра” ,– диде район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лариса Тәминдар кызы Сафина.
Район хакимияте башлыгы тантаналы шартларда Моратхуҗиннар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырды. Медальнең бер ягында – изге Петр һәм Феврония, икенче ягында сөю, наз һәм сафлык символы булган ромашка чәчәге сурәтләнгән. Алтын һәм бриллиант юбилярлар шулай ук республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировтан да бүләкләр алды. Башка гаиләләр дә игътибардан читтә калмады, аларга яшьләр эшләре комитетыннан бүләкләр тапшырылды.
Социаль-мәдәни үзәк артистлары Татьяна Жуковская, Рим Сафин, Фаил Сәүбанов, Илгиз Шәвәлиев юбилярларны котлап җыр-моңнары белән куандырды.
Хисләргә бирелгән, кулларына акчәчәк гөлләмәсе тоткан парлар бәйрәмчә бизәлгән фойедан ашыкмый гына атлый. Юк, аларга яратамы-яратмыймы дип ромашка таҗларын өзү кирәкми. Аларның сөю хисләре еллар буена сыналган, анда уңышлары да, шатлык-көенечләре дә күп булгандыр. Әмма олы мәхәббәт, тугрылык, сабырлык һәм бер-береңә терәк булып яшәү бәхетле гаилә тормышы бүләк иткән.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: