Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июль 2019, 02:00

Яшьлегебезгә кире кайттык

Гәйнәямакта мәктәпне 50 ел элек тәмамлаган сыйныфташларның дулкынландыргыч очрашуы узды.

Гәйнәямакта мәктәпне 50 ел элек тәмамлаган сыйныфташларның дулкынландыргыч очрашуы узды.


Һәркемгә туган авылы бик якын, бик матур. Минем туган авылым Гәйнәямак – районда иң зур авылларның берсе, аңа 1743 елда нигез салынган. Авылның буеннан-буена төбендә ялтырап яткан ташлары да күренгән чиста сулы Ызанлы елгасы ага. Елга аша чыккач та, күккә ашып торган биек таулары, авылның бер башында хуш исле шомырт, гөлҗимеш агачлары, бөдрә таллары белән үзенә әсир иткән Дим елгасы, ә икенче ягында төрле агачларга, сайрар кошларга бай урман башлана. Шушы табигатьнең матурлыгына төренеп тырыш халкым яши авылда. Йорт-ихаталарның төзеклеге, урамнарның чисталыгы шуны исбатлый. Авылны күптән түгел төзелгән иман йорты бизәп тора, мәктәп, клуб, китапханәсе белән социаль-мәдәни үзәк урнашкан, анда музей да эшли.

Очрашуга барлыгы 24 сыйныфташ кайтты. Әлбәттә, вакыт барыбызны да үзгәрткән, әмма күңелебез белән һаман яшьбез, биш дистә ел элек кебек шат йөзле егет-кызлар булып калганбыз.

Барыбыз да хатирәләргә бирелдек. Һәрберебез тормышы, гаиләсе, хезмәт юлы турында сөйләде. Бергәләшеп беренче укытучыбыз, аң-белем дөньясына әйдәүче Мәдинә апа Кашаеваны рәхмәт сүзләре белән искә алдык. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, класс җитәкчесе Язилә Кашаева һәм физкультура укытучысы Җәвит абый белән Чехов исемендәге шифаханәгә кадәр, Ызанлы елгасы башланган урынны күрергә баруны, учакта балык шурпасы пешеререп, икенче көнне генә өйгә кайтуны онытып буламыни? География укытучысы, шул ук вакытта мәктәп директоры булып эшләгән Хәйри абый Сираевның нинди таләпчән булуын хәтергә төшердек. “Дәрестә тын гына утыра идек, шуңа да географияне яхшы беләбез”, - дип шаяртты Рифкать Дәүләтшин.

Бөтен сыйныфташларым да белем алып, тырыш хезмәт юлы узып, лаеклы ялгы чыккан. Рәфис Насыйров - республика Башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәт һәм идарә академиясенең хуҗалык бүлеге җитәкчесе, Минегали Сафин – укытучы - директор, Рифкать Дәүләтшин – инженер, Азат Гомәров – ПМСта 42 ел хезмәт стажына ия мастер, Рәмил Гәрәев хокук саклау органнарында эшләгән. Нәфисә Хәбибунасова (сыйныфташ кызларның барысы да кыз фамилияләрендә) – шикәр заводында, Зәбирә Вәлишина – бухгалтериядә, Гөлнур Минетдинова – саклык кассасында, аннары колхозда, Гөлнур Газизова Уфада авыл хуҗалыгы институтында лабораториядә хезмәт салган. Үзем кырык елдан артык терлекчелектә эшләдем, хисапчы-лаборант булдым. Зилара Вахитова туган ягына Үзбәкстанда яшәп, Риф Саббахов тормыш иптәше, сыйныфташыбыз Мәрьям Гыйззәтуллина белән Себердән кайткан. Анда да Мәрьям агроном һөнәренә тугры калган. Кадерле сыйныфташларым, гафу итәрсез инде, барыгызны да санап үтү мөмкин түгел.

Ямьле Ызанлы елгасы янындагы очрашуыбыз кичкә кадәр дәвам итте. Риф белән Рәфис өздереп гармунда уйнады, без аларга кушылып яшьлек җырларын җырладык, күңелле бәйгеләр, уеннар оештырдык, шаярдык, көлдек, күңелләребез тулып, бераз моңсуланып та алдык. Бу көнне беркем дә бүләксез калмады. Шушы кичәне оештыручыларга, табын әзерләгән уңган кызларыбызга рәхмәт белдерәбез. Сыйныфташларым тәкъдиме буенча, мәктәпнең киләсе юбилеен көтеп тормыйча өч елдан соң, барыбызга да 70 яшь тулганда очрашырга сүз куештык.

Рәйсә СОЛТАНОВА (СӘЯХОВА),

хезмәт ветераны.

Иске Акколай авылы.
Читайте нас: