Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль 2019, 02:00

Русиядә ит урынына чикерткә ашата башларлармы?

Санкт – Петербург галимнәре нигезендә хитин булган яңа биологик өстәмә уйлап тапкан. Ул чикерткәнең каты тышчасыннан эшләнәчәк.

Санкт – Петербург галимнәре нигезендә хитин булган яңа биологик өстәмә уйлап тапкан. Ул чикерткәнең каты тышчасыннан эшләнәчәк.


Бу өстәмә колбаса эшләгәндә киң кулланылган ит калдыкларын алмаштырачак, дип билгелиләр университет галимнәре, әле җентекле тикшеренүләр бара. Әгәр дә ул Роспотребнадзор һәм Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерүе үтсә, колбасага куша башлаячаклар.


Галимнәр билгеләвенчә, мал итен җитештерүгә караганда, чикерткәне үрчетү күпкә очсыз. Ә аксым һәм башка күрсәткечләр буенча алар, хәтта иттән өстенрәк тә икән.


Әмма диетолог Маргарита Королева, азык – төлектә бөҗәкләр куллану барысына да килешми, алардагы хитозан структурасы көчле аллерген, дип белдерде.


Фото: mail.ri

Автор: М.БАТЫРОВА.

“Башҡортостан” гәзитеннән.
Читайте нас: