Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 август 2019, 02:00

Җылыту мизгеленә әзерлек бара

Җәй айларында көзге-кышкы мизгелгә торак-коммуналь хуҗалыгы объектларын әзерләү буенча зур эшләр башкарыла.

Җәй айларында көзге-кышкы мизгелгә торак-коммуналь хуҗалыгы объектларын әзерләү буенча зур эшләр башкарыла. Районнарда бу эш ничек куелган, торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләренең элек файдаланылган ягулык-энергетика ресурслары өчен бурычларын киметү буенча нәрсәләр эшләнә? Республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Ю. А. Палтусов рәислегендә район мәдәният сараенда узган республика күчмә киңәшмәсендә шушы һәм башка мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәдә “Төбәк операторы” җәмгыятенең төньяк зонасы буенча 2нче капиталь ремонт бүлеге җитәкчесе Т. Н. Сәйфуллин, БР буенча дәүләт энергетика күзәтүе бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Н. С. Низаметдинов, газ сату буенча генераль директор урынбасары Р. Р. Әхмәдиев, “ЭСКБ” җәмгыятенең көньяк-көнбатыш территориаль бүлекчәсе директоры И. С. Осипов, шулай ук хакимият вәкилләре һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Унике район хакимият башлыкларының торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасарлары башкарылган эшләр турында, проблемалар һәм аларны хәл итү юлларын әйтеп үтте, торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләренең ягулык-энергетика ресурслары өчен бурычларын түләүгә юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде. Тиешле карарлар кабул ителде. Безнең муниципалитетта эшләр торышы турында район хакимияте башлыгы урынбасары Н. Ә. Хәйретдинов бәян итте. Ул, алда торган җылыту мизгеленә әзерлек агымдагы елның маеннан алып җитез темпта бара, дип билгеләде. Җылылык белән тәэмин итүче предприятиеләр тарафыннан җылылык челтәрләренә гидравлик сынаулар үткәрелгән. Торак – коммуналь хуҗалыгы объекларының бүгенге көнгә әзерлеге 85 процент тәшкил итә.

Республика Хөкүмәтенең “2015-2021 елларда Башкортстан Республикасы муниципаль районнарында квартираларны аерым җылыту системасына һәм блоклы казанлыклар урнаштыруга күчү турында”гы карарына ярашлы, былтыр Раевка авылында Вокзал, Переезд һәм Коммунистик урамнарындагы күпфатирлы 8 йортта квартиралар газ белән аерым җылытуга күчерелде.

Җылыту мизгеленә әзерләнүгә бәйле төп проблемаларның берсе булып предприятиеләрнең энергия ресурслары өчен бурычлары тора. Бу проблеманы хәл итү өчен район хакимиятендә энергия ресурсларын поставкалаучылар һәм торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланучылар арасында берлектә эш итү буенча комиссия төзелде.

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: