Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 август 2019, 02:00

Арина Насыйрова – беренче мобиль сайлаучы

Башкорт дәүләт университеты студенты үзенә барырга уңайлы булган сайлау участогында тавыш бирү өчен беренчеләрдән булып гариза бирде.

Башкорт дәүләт университеты студенты үзенә барырга уңайлы булган сайлау участогында тавыш бирү өчен беренчеләрдән булып гариза бирде.



Хәбәр итүебезчә, 24 июльдән “Мобиль сайлаучы” механизмы эшли башлады, ул үзеңә барырга уңайлы булган сайлау участогында тавыш бирү процедурасын уңайлырак итеп, исәптән төшерү таныклыклары системасын алмаштырды.

Егерме яшьлек Арина Насыйрова, әйткәндәй, ул булачак журналист, бик талантлы һәм җаваплы кыз, бу турыда ишеткәч, кичектермәскә булды һәм территориаль сайлау комиссиясенә барып, гариза бирде. Гаризалар кабул итү пункты операторы Алина Габдрахманова әйтүенчә, ул да студент икән, Арина иң беренче булып гариза тапшырган! Хәзер республика Башлыгы өчен ул Уфада, уку урынына якын участок комиссиясендә тавыш бирәчәк.

Әле Арина, балалар лагеренда вожатый булып ике смена эшләгәннән соң (дүртенче сменага да барырга җыена), безнең редакциядә практика үтә. Гәзит сайты һәм социаль челтәрләдәге төркемнәргә постлар яза, хатларны эшкәртә, башкорт һәм татар телләреннән рус теленә тәрҗемә итә. Бер сүз белән әйткәндә, бик тырыш кыз!

-Алда торган сайлаулар минем өчен өченче булачак. Әле берсен дә калдырганым булмады. Ә “Мобиль сайлаучы” ярдәмендә бу икеләтә уңайлы булачак. Быел, белүемчә, студентлар уку урыны буенча тавыш бирәчәк. Вакыт булганда, мин гаризаны алдан бирергә карар иттем, - дип елмая Арина.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Автор фотосы.

Үзегезгә барырга уңайлы булган сайлау участогында тавыш бирү өчен исемлеккә кертү турында гаризаны 4 сентябрьгә кадәр теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә яки Күпфункцияле үзәктә, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша - онлайн режимында, ә 28 августтан 4 сентябрьгә кадәр участок комиссияләрендә тапшыра аласыз. Үзең белән паспорт алып килергә.
Читайте нас: