Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 август 2019, 02:00

Укучы батырлыгы

Башкорт лицееның сигезенче сыйныф укучысы Рәмзил Шәрипов елгада батып баручы хатынны коткарган

Башкорт лицееның сигезенче сыйныф укучысы Рәмзил Шәрипов елгада батып баручы хатынны коткарган



Эссе июль көне. Иске Сәпәш авылы малае әнисеннән төштән соң рөхсәт сорап, Дим елгасына су коенырга бара. Дуслары аны елга буенда көткән була. Суда йөзгәндә, кинәт яр буеннан:“Малайлар, анда бер хатын бата, коткарыгыз!” - дигән тавыш ишетә. Рәмзил озак уйлап тормый ярдәмгә ашыга. Елга уртасында ул аңын югалткан хатынны су төбеннән тартып чыгара, әмма аңа берүзенә батып баручыны алып чыгуы авыр була. Ул ярда утырган ирләрне ярдәмгә чакыра. Рәмзилнең авылдашлары Салават Котлыбаев, Алик Маликов аңа каршы йөзеп килә. Ярга алып чыккач Зыя Биккуҗин Салават белән бергә хатынны ясалма сулыш алдыралар һәм йөрәгенә массаж ясыйлар. “Йөрәгем 10 минут типмәгән, мин тын алмаганмын...” - дип яза Зилә Якупова социаль челтәрләрдәге ВКонтакте төркемендә коткаручыларына рәхмәт сүзләре белдереп.


Батып баручы хатынга ярдәмгә ашыккан Рәмзил яр буенда әнисен коткаруларын үтенеп елаган бәләкәй кызны яхшы хәтерли.


Герой улының сөйләгәнен тыңлаганда әнисе Алма Беркен кызы да, Рәмзилнең апасы, аграр университет студенты Лиана да, энесе, М. Буранголов исемендәге башкорт лицееның җиденче сыйныф укучысы Рәмил дә күз яшьләрен яшермәде.


-Минем урында һәркем шулай эшләр иде, - ди, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер Рәмзил.


Аны әнисе белән бергә район хакимиятенә чакырып, хакимият башлыгы Дамир Мостафин яшь геройга рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Дим елгасында батып барган кешене коткарганы, кыюлыгы һәм батырлыгы өчен бу бүләккә лаек булды ул.


Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: