Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2019, 02:00

Иң изге һөнәр вәкилләре

Үз булмышын тапканнар дөньяда иң бәхетле кешеләр, диләр.

Үз булмышын тапканнар дөньяда иң бәхетле кешеләр, диләр. Әгәр бу дөрес булса, медицина хезмәткәрләре династияләре бәхетле генә түгел - алар язмышның төп фаворитлары рәтендә дә, чөнки нәкъ табиб һөнәре элек-электән ихтирамга һәм хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе булган.


Күп еллар дәвамында медицинага тугры калган һәм аны яраткан үзенчәлекле гаиләләр безнең район да бар. Трунтаиш авылыннан Хөссәмовлар гаиләсе – шундыйларның берсе. Күптән түгел алар Уфада республиканың 100 еллыгына багышланган хезмәт династияләрен хөрмәтләү тантанасында булып кайтты. Чарада “Хезмәт елъязмасы” республика конкурсына чакырылган барлык катнашучылар кебек, Әлшәй медицина хезмәткәрләре династиясен дә хаклы рәвештә Башкортстанның казанышы һәм горурлыгы дип атадылар. Ә аларның хезмәт батырлыклары тарихы шундый ук исемдәге җыентыкка кертелде.


Хөссәмовларның медицина династиясенә нигез салучы булып, ул инде дүрт буында дәвам итә, Сәйфи Саббах улы тора – нәкъ аңардан гаилә тарихы башлана да инде. Бу кеше турында истәлек, аның фидакарь хезмәте һаман да аның эшен дәвам иткән варисларын рухландыра, медицина хезмәткәре исемен горур йөртергә теләгән кеше нинди булырга тиешлеген оныттырмый.

Династиягә нигез салучы 1911 елда Трунтаиш авылында туган. Малай чагында әти-әнисез кала, аны абыйсы тәрбияли. 1937 елда медицина техникумын тәмамлаганнан соң, Гиппократ анты биргән егет, гомере буенча һөнәренә тугры кала. Хезмәт эшчәнлеген Трунтаиш фельдшер-акушерлык пунктында фельшер булып башлый. Аннары Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш вакытында авыр тормыш мәктәбе аны каһарманлыкка, шәфкатьлелеккә һәм үз-үзеңне корбан итергә өйрәтә, ул аларга гомере буе тугры кала.

Сугыштан соң туган ягына кайта һәм янә авылдашлары сәламәтлеге сагына баса. Трунтаишта һәм тирә-як авылларда яшәүчеләр фельдшерларын бүген дә җылы сүзләр белән искә ала, булмышы белән табиб иде,диләр. Сәйфи Саббах улының абруйлы фикеренә, тәҗрибәсенә, укымышлылыгына һәм һөнәри осталыгына табиблар да соклана, ә районның сәламәтлек саклау системасы җитәкчелеге ару-талу белмәс фельшерның хезмәтен югары бәһалый, ә ул җитәкчелек иткән медпункт системада иң яхшыларның берсе була.

-Әле булса хәтеремдә, безнең зур булмаган өебездә, без анда алты бала үстек, һәрвакыт балалары белән әниләр туктала иде. Элек бит антибиотикларны һәр ике сәгать саен, иртә таңнан төнгә адәр кадарга кирәк иде. Әгәр авыру күрше авылдан булса? Әти укол ясады, әни мич якты. Ә карават астында ашыгыч чакыру булса тиз генә чыгып китү өчен һәрвакыт дарулар салынган фанера чемодан тора иде.

Әтиемнең тракторга утырып, ул вакытта юллар да, башка транспорт та юк иде, иртән-иртүк Раевкага барып, медикаментлар тутырылган ике капчык белән кайткан чакларын хәтерлим. Ул һәрвакыт безгә күчтәнәч – кара икмәк алып кайта иде. Кыш көне ул туңган булса да иң тәмле һәм озак көткән ризык иде... Ә теге бәләкәй чемодан бүген дә өебездә кадерләп саклана, - дип әтисе турында хатирәләре белән уртаклаша Рима Сәйфи кызы Баянова.

Үз эшеңә тугрылык, изгелек һәм пациентларга карата җаваплылык биш улы арасында үскән бердәнбер кызы Римага да күчкән. Кыз кече яшьтән үзенең мотлак шәфкать туташы булачагын белгән. Медицина училищесын тәмамлап, Рима туган Трунтаиш авылына кайта, аңа берничә ел әтисе белән бергә эшләү бәхете тия. Шәфкать туташында булырга тиешле сыйфатларның барысы да Рима Сәйфи кызына хас, ди авылдашлары аның турында.

Киләсе, өченче буында, табиблык эшен Сәйфи Саббах улының оныкалары Наилә һәм Лена дәвам итә. Бүген алар икесе дә республика балалар клиник дәваханәсендә эшли. Наилә Рим кызы – табиб реаниматолог-анестезиолог, медицина фәннәре кандидаты. Рима Сәйфи кызының кызы Лена Хәйдәр кызы - реанимация бүлеге шәфкать туташы, “Иң яхшы шәфкать туташы” конкурсы җиңүчесе.

Өлкәннәрнең тәҗрибәсе дүртенче буын вәкилләренең дә медицина династиясен дәвам итүенә йогынты ясый. Хөссәмовлар нәселеннән талантлы егет Тимур Фазылов быел җәй табиб дипломы алган, ә әле Трунтаишка нәнәсенә кунакка килгән Олеся быел Башкорт медицина университетының дүртенче курсына барачак. Кыз сайлаган һөнәре турында:

-Уку җиңелдән түгел, әмма ул миңа бик ошый, ди.

Геннар аша бирелгән инде, диярсез сез. Мөгаен, шулайдыр...


Фәнүзә СУФИЯНОВА.

30 елдан артык гомерен медицинага багышлаган Рима Сәйфи кызы һәм булачак педиатр Олеся.
Читайте нас: