Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2019, 02:00

“Сөт эч – кәефең шәп булыр!”

Шимбә Уфада Салават Юлаев исемендәге мәйданда ел саен үткәрелүче “Сөт иле” гаилә фестивале узды.

Шимбә Уфада Салават Юлаев исемендәге мәйданда ел саен үткәрелүче “Сөт иле” гаилә фестивале узды.


Бу көнне бәйрәмгә килгән һәр кешене йола буенча бер стакан сөт белән каршы алдылар. Уфалылар һәм шәһәр кунаклары фудкортта, сөт ярминкәсендә, фермада булды, төрле аттракционнарда, конкурсларда оештырылган осталык сәгатьләрендә катнашты.


Беренче тапкыр бәйрәмгә “Сөткә юл бир” VIII Бөтенрусия автойөрешендә катнашучылар да килде, алар автомобильләрдә йөзләрчә мең километр ара үтеп, төрле төбәкләрдә сөт җитештерү һәм эшкәртү белән танышкан. Автойөреш Киров өлкәсендә башланган. Арытабан алар Удмуртия һәм Башкортстан шәһәрләре, авыллары, сөтчелек фермалары һәм комбинатларына барган.

Сөт җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр, власть вәкилләре, журналислардан торган делегация шулай ук безнең районда да булып китте. Кунакларны Дим елгасы буенда, Сусактау янында, халыкта Туктар дип йөртелгән хозур табигат почмагында җылы каршы алдылар.

Монда чарада катнашучыларга шифалы эчемлек әзерләү барышын күрсәттеләр. Кунакларны фермерлар – Руслан Ахунов, Айрат Ганиев һәм Илгиз Заһретдиновның хуҗалыгында җитештерелгән тәмле кымыз белән сыйладылар.

Ел саен үткәрелүче “Сөт иле” фестиваленә күпкенә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шул исәптән “Раевка” җәмгыяте аграрчылары да барды.

-Токымлы маллар күргәзмәсенә без Казанка сөтчелек фермасыннан симментал токымлы сыер белән бозау алып бардык, - ди хуҗалыкның баш ветеринария табибы Рәфис Сафин. – Сыерның көндәлек савымы нормативларга туры килә. Елына ул 5600 литрдан артык сөт бирә. Безнең матур таҗ белән бизәлгән ак төстәге сыерыбыз күргәзмәнең кабатланмас бер бизәге булды һәм күпләр аны фотога төшереп алды.

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Читайте нас: