Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 август 2019, 02:00

Өч яшьлек баланың битен кискәләгән...

51 яшьлек хатын көпә-көндез урамдагы балага ташланган.

Тбилисида коточкыч хәл булган: ике баласы белән урамда йөргән пар яныннан үтеп баручы хатын кинәт кенә сумкасыннан пычак чыгарган һәм 3-4 яшьлек малайның битенә әллә ничә җәрәхәт ясаган.


Шок хәлендәге ата-анасы яман кычкырып җибәргән. Вәхшиләрчә кыланган хатын икенче балага да пычак кадарга омтылган, ләкин баланың әтисе хатынны тоткарлаган. Пычаклы хатын иргә дә һөҗүм иткән һәм җинаять урыныннан йөгереп качкан. Бу хәл күзәтү видеокамерасына эләккән.


Җинаятьче хатынны икенче көнне генә кулга алганнар. Ул 51 яшьлек эшсез рәссам булып чыккан. Хатынның әнисе аның гамәлен берничек тә аңлата алмый, психик тайпылышлары булмавын билгели. Әгәр бу хатынның үз акылында икәнлеге ачыкланса, аңа 7-10 ел төрмә яный.


Кызганыч, кулына пычак алып, билгесез сәбәпләр белән җинаятькә баручылар арта. Якын-тирәгездә үзен сәер тотучы, психик тайпылышлы кебек тоелган кешеләр булса, андыйлар хакында тиешле оешмаларга хәбәр итәргә, балаларны сакларга һәм һәркемгә сак булырга кирәк. Игътибарлы булу да җинаятьләрне кисәтергә мөмкин, дип яза "Кызыл таң".


Фото:pixabay.
Читайте нас: