Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь 2019, 02:00

Без терроризмга каршы

Бүген илебездә Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләнә.

Бүген илебездә Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләнә.
15 ел элек, 2004 елның 1 сентябрендә, Белем көне бәйрәмендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә террорчылар мәктәпне басып алды һәм заложникларны өч көн тоткынлыкта тотты. Фаҗигада 330дан артык кеше, башлыча хатын-кызлар һәм балаларның гомере өзелде. Шушы коточкыч вакыйга истәлегенә бу дата барлыкка килде дә инде.
Бүген, бөтен илебездәге кебек, район мәктәпләрендә, социаль-мәдәни учреждениеләрдә чаралар узачак, анда Бесланда гына түгел, йөзләрчә башка терактларда бандитлар кулыннан һәлак булганнарны тагын бер тапкыр искә алачаклар.
Фаҗига террорчыларның бер нәрсә алдында да тукталып калмауларын тагын бер тапкыр күрсәтте. Шуңа да хокук саклаучылар һәрвакыт уяу булырга чакыра. Әгәр дә сез үзен шикле тоткан кешене очратсагыз яки җәмәгать урынында (мәйданда, паркта, учреждениедә, вокзалда һ.б.) хуҗасыз калдырылган сумка, пакет күрсәгез, 02, 3-12-09, 3-09-91 телефоннары аша полициягә хәбәр итегез. Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының “ышаныч телефоны”: 8 (347) 279-32-92.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: