Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь 2019, 02:00

Фермерларга – грантлар

Үз эшен ачарга һәм үстерергә теләгән тырыш авыл кешеләре өчен авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә ярдәм итү буенча берничә дәүләт программасы эшли.

Үз эшен ачарга һәм үстерергә теләгән тырыш авыл кешеләре өчен авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә ярдәм итү буенча берничә дәүләт программасы эшли. Анда катнашучылар арасында Әлшәй фермерлары да бар.


Мәсәлән, умартачы Эльза Шәфыйкова яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм программасы буенча грант алды. Елкычылык белән шөгыльләнүче Нәфис Мостафин гаилә терлекчелек фермаларын үстерү буенча проектларны сайлап алу конкурсы җиңүчесе булды. Грант алучылар арасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы да бар. Бу Петр Николаев җитәкчелегендәге “Исток” кооперативы. Ул авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының матди-техник базасын үстерү программасында катнашып, сөт эшкәртү буенча грант яулаган.


-Бу программаларда районыбыздан ун дәгъвачы катнашты. Аларның барысы да конкурска үзләренең бизнес-проектларын тапшырды. Үз проектын яхшы әзерләгән һәм яклаганнар җиңүче булды. Әлшәйлеләр алган грантларның гомуми суммасы 17 миллион сумнан артык тәшкил итте. Акча күчерелдә инде, аларны куллана башладылар, - ди мәгълүмат-консультация үзәге директоры Илһам Зарипов.


Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: