Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь 2019, 02:00

Башкортстан Башлыгының инаугурация датасы билгеле булды

БашкортстанРеспубликасы Башлыгы инаугурациясе 2019 елның 19сентябрендә уза. Бу хакта республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдәбелдерелде.

Башкортстан Республикасы Башлыгы инаугурациясе 2019 елның 19 сентябрендә уза. Бу хакта республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә белдерелде. Шуннан соң министрлар кабинетында республиканың 2024 елга кадәрге үсеше турында документны укып ишеттерәләр.


«Без республиканың 2024 елга кадәрге үсеш стратегиясен билгеләячәк документ әзерлибез. Бу — җитди документ. Аны хөкүмәт аппараты әзерли. 19 сентябрьдә республика Башлыгы вазыйфасын башкара башлауга бәйле барлык чараларны да үткәрәбез. Шул вакытта мин аның белән таныштырырмын. Анда хөкүмәткә дә, муниципалитет башлыкларына да йөкләмәләр була. Бу — безнең үсеш документы», — диде Радий Хәбиров.


Моннан алда «Башинформ» республика хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Радий Хәбировның кадрлар үзгәреше турында карары турында хәбәр иткәйне: Андрей Назаров Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы итеп тәгаенләнде.


Фото: «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: