Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 сентябрь 2019, 02:00

Чиста су эчәчәкбез

Раевка авылында су чистарту станциясе төзеләчәк

Район үзәгендә эчәр суның бик үк сыйфатлы булмавы беркемгә дә сер түгел. Күпләр үз мөмкинлекләренә карап, суны якындагы чишмәдән барып алырга тырыша. Су чистарту станциясе төзү мәсьәләсе күптән инде көнүзәк.



“Чиста су” федераль проектына ярашлы, эчәр су сыйфатын яхшырту буенча төбәк программасы кысаларында Әлшәй, Баймак, Бишбүләк, Бөре, Благовар, Благовещен, Дәүләкән, Иглин, Калтасы, Кыйгы, Кушнаренко, Мәчетле, Стәрлетамак, Уфа, Федоровка, Хәйбулла, Чакмагыш,Чишмә районнары һәм Стәрлетамак шәһәрендә 29 су белән тәэмин итү объектын төзү, реконструкцияләү яисә яңарту күзаллана. Бу планнарны тормышка ашыру нәтиҗәсендә 45 авыл-шәһәрдә яшәүче 200 мең кеше сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителәчәк.

Районыбызның Раевка авылында төбәк программасы буенча су һәм суүткәргечне чистарту станциясе төзергә ниятлиләр.


- Район үзәгендә суның сыйфаты санитария таләпләренә туры килми. Лаборатория тикшерүләреннән күренүенчә, суның катылыгы -14,24 мг-экв/л, ә норма буенча ул 7-10 мг-экв/л булырга тиеш, - ди район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалыгы буенча белгече Альбина Сәлихова. – Катылык күрсәткечен суны чистартып кына киметеп була.


Шушы мәсьәлә буенча район хакимиятендә “Арион” җәмгыяте проект оешмасы, “Башкоммунэнерго” җәмгыяте, энергия белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре катнашлыгында киңәшмә үтте. Анда анык сроклар билгеләнеп, чистарту җиһазын проектлау мәсьәләләре каралды.


Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Читайте нас: