Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 сентябрь 2019, 02:00

Чәчкә исе аңкый һәр урамда

Район үзәге елдан-ел күркәмләнә.

Район үзәге елдан-ел күркәмләнә. Чиста урамнар, йорт яннарында чәчкә түтәлләре. Һәркем махсус белеме булмаса да, әйләнә-тирәсендә кабатланмас ландшафт дизайны булдырырга тырыша. Нәкъ шундый энтузиастлар өчен “Иң матур чәчәк түтәле” иҗади конкурсы үткәрелде, аны район мәдәният бүлеге оештырды.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе М. Ф. Әкимбәтов катнашлыгындагы комиссия авыл урамнары буйлап үтте. Киров урамындагы 132нче йортның чәчәк түтәле иң матуры дип табылды. Яңавыл бистәсенең Королев урамы, 57 адресы буенча яшәүчеләр - икенче урында, Киров урамының 51нче йорты хуҗалары өченче урынга чыкты.
Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр дә чәчәк үстерергә ярата. Тырышлыклары өчен Переезд урамы, 3 һәм 1 адресы буенча яшәүчеләр беренче һәм өченче урынга лаек булды. Переезд урамы, 1 (4нче подъезд) адресы буенча яшәүчеләр икенче урын алды.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, һәрвакыттагыча, иҗади фантазияләре белән куандыра. 1нче балалар бакчасы коллективы үз мәйданчыгын үзенчәлекле итеп бизәгән. Төрле чәчкәләр, куаклар, агачлар, декоратив статуэткалар – барысы да зәвык белән оста итеп урнаштырылган. Әлбәттә, бу балалар бакчасына беренче урын бирелде, икенче һәм өченче урынга 3нче һәм 2нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре лаек булды.
Төрле оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләре дә чәчкә үстерергә вакыт таба. Сәнәгать биналары янында да чәчәк түтәлләрен күрү дә күңелгә куаныч өсти. “Раевсахар” җәмгыяте хезмәткәрләре бу җәһәттән башкалардан аерылып тора, мондагы чәчкәләр гади гына түтәл түгел, ә үзенчәлекле рәсем рәвешендә утыртылган. Аларга беренче урын бирелде. “Артур” шәхси предприятиесенә – икенче, Раевка үзәк район дәваханәсенә – өченче һәм Әлшәй юл ремонтлау-төзү идарәлегенә өченче урын бирелде.
Конкурс җиңүчеләренә 29 сентябрьдә район үзәгендә узачак авыл хуҗалыгы ярминкәсендә бүләкләр тапшырылачак.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: