Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь 2019, 02:00

Бүләк зур суммалы кредитка әйләнгән

Кеше дигәнең кызык бит ул, барыбыз да белемлекебек, телевизор карыйбыз, гәзит укыйбыз, радио тыңлыйбыз, сатып алучыларныңалдануы, мутлашу схемалары турында һәркөнне ишетеп торабыз.

Кеше дигәнең кызык бит ул, барыбыз да белемле кебек, телевизор карыйбыз, гәзит укыйбыз, радио тыңлыйбыз, сатып алучыларның алдануы, мутлашу схемалары турында һәркөнне ишетеп торабыз. Әмма һаман шул бер үк тозакка эләгәбез.
Сатучылар үзләренә зыянга эшләмәвен яхшы аңласак та, кибетләрдә “ташлама” дигән тылсымлы сүзгә исебез китеп ышанабыз. Очсыз хакларга кызыгып, эш урынына, хәтта өйгә әллә кайдан килеп кергән коммерсантлардан сыйфаты шик тудырган әйбер алабыз да, төп башына утырганыбызны соңыннан гына аңлыйбыз. Барыбызга да билгеле Мавроди заманнарыннан ук нигез салучыларыннан башка беркем дә баемаган финанс пирамидаларына эләгәбез. Ат хакыдай кыйммәтле тузан суыргычка исебез китә. Бушлай массаж ясап, төрле турларга юлламалар, бизәнгечләр, савыт-саба уйнатып җәлеп иткән төрле презентацияләргә барабыз да, зур бурычка батканыбызны сизми дә калабыз.
Район үзәгендә яшәүче гаилә пары белән дә шулай була. Кышкы матур көннәрнең берсендә аларны бушлай (менә ул, тылсымлы сүз!) савыт-саба күргәзмәсенә чакыралар. Нишләп бармаска ди? Өйдә әллә н эш юк, танышлар белән очрашып, үзеңне күрсәтеп, беррәттән кыйммәтле кәстрүлләр карап кайтырга була бит.
Ә биредә күңелле, бәйрәмчә, сине өф итеп кенә торалар, өстәвенә приз да алырга мөмкин. Кыскасы, пенсионер ханым бүләккә савы-саба җыелмасы ота. Ә ул бит 70 мең сум чамасы тора! Мондый бәхеттән кемнең башы әйләнмәс? Иренә, бүләкне алу өчен кәгазьләргә култамга куярга кирәклеген аңлаткач, ул шатлыгыннан озак уйлап тормый, кушканны үти. Менә шунда капкын ябыла да инде. Ә документ сату-алу килешүе булып, 104 мең 806 сумлык кредитка әйләнә.
Алдануларын аңлагач, өйдә ир белән хатын арасында нинди буран уйнаганын күз алдына китерүе авыр түгел. Ярый әле судка мөрәҗәгать итәргә башларына килә.
- Раевка авылында яшәүче ирнең дәгъвасы буенча савыт-саба сату-алу килешүен өзү турында җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә карата, коммерция банкына кредит килешүен өзү турындагы гражданлык эше ачык суд утырышында каралды, - ди Әлшәй район суды судьясы ярдәмчесе Светлана Шәмсетдинова. – Җавап бирүчеләргә хәбәр җибәрелде, әмма алар утырышка килмәде.
Суд дәгъвачының таләпләрен өлешчә канәгатьләндерергә – сату-алу килешүен өзәргә карар итте. “ЭКО ЛАЙФ СТАР” җәмгыятеннән савыт-саба өчен - 69 мең 800 сум, әхлакый зыян өчен 3 мең сум компенсация һәм 36 мең 400 сум штраф түләтеләчәк. Дәгъвачыга сатучыга товарны кайтару бурычы йөкләтелде, - диде Светлана Рәмил кызы.
Ярый әле, барысы да яхшы тәмамланган. Әмма гаделлекне кайтару өчен бу гаилә парының күпме сәламәтлеге, тынычлыгы, көче, акчасы киткәнен шуңа охшаш хәлләрне үзендә татыган кеше генә күз алдына китерә аладыр. Шушы гыйбрәтлеочрак барыбызга да сабак булсын һәм бу дөньяда бернәрсәнең дә бушка бирелмәвен онытмасак иде.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: