Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь 2019, 02:00

“Башкортстан бройлеры”. Җитештерүне арттыруга йөз тотып

Кошчылык комплексы икенче чираттагы төзелеш эшләрен башлады

Кошчылык комплексы икенче чираттагы төзелеш эшләрен башлады
Бүген “Башкортсан бройлеры” акционерлар җәмгыяте 30 млн Arbor Acres кроссы инкубация йомыркалары чыгара. Икенче чиратны файдалануга тапшыру белән җитештерүне 2,5 тапкырга – елына 30 миллионнан 115 млн данә йомыркага кадәр арттыру планлаштырыла.
-Икенче чираттагы төзелешне үз көчебез белән башкарабыз, - ди кошчылык комплексы башкарма директоры Руслан Рафыйков. – Әлегә ике махсус мәйданчык төзелеше өчен җир эшләре бара. Республика белән инвестиция килешүенә ярашлы, икенче чират – “Башкортстан бройлеры” кошчылык комплексы үсешенең санитария, экология һәм ветеринария өлкәсендәге барлык заман таләпләренә туры килгән икенче этабы.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Фото: Яндекс
Читайте нас: