Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь 2019, 02:00

Психолог ни өчен Русиядә кызларның кияүгә соңлап чыга башлавын аңлатты

Гаилә психологы Светлана Бояринова ни өчен Русиядә кәләшләрнең уртача статистик яше артуын аңлатты.

Гаилә психологы Светлана Бояринова ни өчен Русиядә кәләшләрнең уртача статистик яше артуын аңлатты. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.


Росстат мәгълүматлары буенча, Русия кызлары хәзер кияүгә 25–34 яшьтә чыга башлады, элек алар никахка 18-24 яшьтә кергән. Кияүләрнең яше элеккечә — 25-34 яшь калган.

Психолог билгеләвенчә, безнең көннәрдә парлар, аерылулар күп булу сәбәпле, гражданнар никахына өстенлек бирә. Шулай ук русиялеләрнең күбесе бала карарга әзер булмавы, үз торагы һәм даими статусы булмау аркасында никахка керми.

«Балалары булмаганда бик күпләр рәсми рәвештә язылышмауны өстен күрә», — дип аңлатты Бояринова.

Ул шулай ук зур шәһәрләрдә яшьләргә танышу һәм җитди мөнәсәбәтләр булдыру катлаулырак, дип билгеләде.


Автор: Люция Филипова.


Чыганак: «Газета.Ru».

Фото:pixabay.



Читайте нас: