Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 сентябрь 2019, 02:00

Республиканың үсеш стратегиясе билгеләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елга кадәр республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турындагы указга кул куйды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елга кадәр республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турындагы указга кул куйды.
Указга ярашлы, Башкортстан Хөкүмәте 2024 елга кадәр халык санын 4 млн 100 мең кешегә кадәр җиткерү; тулай төбәк продукты күләмен ике триллион сумга кадәр арттыру; консолидацияләнгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәренең еллык үсешен 10 процентка арттыру; республиканы биш төп юнәлеш — кеше потенциалын үстерү өчен шартлар тудыру, яшәү өчен уңайлы мохит булдыру, тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итү, уңай инвестиция климатын формалаштыру һәм малтабарлыкны үстерү өчен шартлар тудыру, төбәк инфраструктурасын яхшырту буенча алдынгы төбәкләр ис әбенә чыгару.
-Указга кул куелды. Анда амбицияле бурычлар күзаллана. Әгәр без нәрсәгә дә булса ирешергә телибез икән, һәрвакыт югарырак планка куярга кирәк, мин нәкъ шуннан чыгып эш итәм, - диде оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров.
Читайте нас: