Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2019, 02:00

Изге күңелле каенанам

Шушы матур көзге көннәрдә минем каенанам, күп балалы әни, сөекле нәнәй һәм хезмәт ветераны Зәйнәп Гәрәева 95 яшьлек соклангыч юбилеен билгеләп үтте.

Шушы матур көзге көннәрдә минем каенанам, күп балалы әни, сөекле нәнәй һәм хезмәт ветераны Зәйнәп Гәрәева 95 яшьлек соклангыч юбилеен билгеләп үтте.
Зәйнәп Дәүләкән районының Яңа Акколай авылында туып-үсә. Яшьлеге сугыш елларына туры килә. Буйга бәләкәй генә булса да, бик уңган, тырыш кыз була ул. Үсеп буй җиткәч, үзенең беренче мәхәббәте - Бәләкәй Акколай егете Исламморатка кияүгә чыга. Ике яшь йөрәкнең мәхәббәт җимеше булып уллары Марат дөньяга килә, аннары бер-бер артлы алты кызлары туа. Гаиләләре зур булгач, мал-туарны да күп асрыйлар, җигәргә атлары була, умартачылык белән шөгыльләнәләр. “Бал ашап, эшләп үскәч, әллә ни чиргә бирешмәдек, тик аякларым гына авырта”, - дип көлдерә каенанам.
Кызганычка каршы, тормыш иптәше бик иртә вафат була, каенанам 40 яшендә җиде бала белән, кечесенә бер яшь тә тулмаган була, ялгызы торып кала. Әмма бөгелеп төшми, авырлыкларга бирешмичә чәмләнеп дөнья көтә. Үзе фермада савучы булып эшли, алдынгылар исәбендә була, күп тапкырлар бүләкләнә. Балалары башлангыч мәктәпне тәмамлагач, район үзәгендә укуларын дәвам итә. “Мәктәптән кайталар да минем яныма фермага киләләр, көчләре җитмәсә дә, кемузардан ярдәм итәләр иде”, - дип хәтерли бүген каенанам. Ул барлык балаларын да аякка бастыра, һәрберсенә белем бирергә тырыша. Улы Марат эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштерә, кызганычка каршы, ул арабызда юк инде. Кызы Илүсә педагогия институтын тәмамлап, Ишембайда хезмәт сала, медицина училищесын тәмамлаган Рәйсә санэпидемстанциядә эшләп, хаклы ялга чыга, Зәйтүнә Дәүләкән урманчылыгы бухгалтериясендә эшли. Зөлхидә әнисе кебек савучы була, ә Фрүсә – малтабар, Зилә, авыллардан җыеп, уфалыларны каймак, эремчек белән тәэмин итә. “Һәркайсысының үз гаиләсе, һәрберсе матур итеп дөнья көтә, оныкларым, туруннарым килсә, өйгә сыймыйлар, - дип шатлана Зәйнәп Фазыл кызы.
Тормыш сынауларына сыгылып төшмәгән аек акыллы, изге күңелле ана бүген кызлары тәрбиясендә. Күпне күргән, күпне кичергән каенанама ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, хәерле гомер телим.
Рәйсә СОЛТАНОВА.
Иске Акколай авылы.
Хезмәт ветераны Зәйнәп Фазыл кызы Гәрәева.

Читайте нас: