Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2019, 02:00

Өлкән яшьтәгеләр көне белән!

Хөрмәтле ветераннар, кадерле өлкән буын вәкилләре! Сезне Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне белән ихлас котлыйм!

Хөрмәтле ветераннар, кадерле өлкән буын вәкилләре! Сезне Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне белән ихлас котлыйм!


Бу бәйрәм – өлкән буынга карата ихтибар һәм хәстәрлек күрү, аларны хөрмәтләү һәм олылау өчен янә бер яхшы мөмкинлек. Сезнең актив тормыш алып баруыгыз, искиткеч эшкә сәләтлегегез һәм көч-куәтегез сокландыра, җәмгыятьтә барган вакыйгаларда катнашып яшәвегез өчен рәхмәтлебез. Бай тормыш тәҗрибәгез, тирән акылыгыз, зирәклегегез һәм рухи көчегез - яшьләргә иң кадерле мирас ул.


Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, якыннарыгызның сөюен һәм хөрмәтен тоеп яшәвегезне телим!


Әлшәй районы муниципаль район хакимияте башлыгы

Дамир МОСТАФИН.
Читайте нас: