Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 октябрь 2019, 02:00

Авыл биләмәләре башлыклары сайланды

25 сентябрьдә барлык авыл биләмәләрендә беренче Совет утырышлары узды, анда башлыклар сайланды.

25 сентябрьдә барлык авыл биләмәләрендә беренче Совет утырышлары узды, анда башлыклар сайланды.


Әбдрәшит авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Асфина Зилә Ягафәр кызы

1968 елның 17 декабрендә Стәрлетамак шәһәрендә туган, 2010 елда Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлаган.


Аксен авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Сидоров Дмитрий Алексеевич

1962 елның 27 сентябрендә Әлшәй районының Кайраклы авылында туган, 2000 елда Чиләбедәге Урал дәүләт физик культура академиясен тәмалаган.


Воздвиженка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Мәҗитов Фәһим Наил улы

1967 елның 8 июлендә Әлшәй районының Никифар авылында туган, 1989 елда Уфа индустриаль-педагогик техникумын тәмамлаган.


Гәйнәямак авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Усманов Алик Илфат улы

1966 елның 20 октябрендә туган 1989 елда Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган.


Зеленый Клин авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Гайнуллин Тәбрис Галимулла улы

1960 елның 14 маенда Әлшәй районының Кыпчак-Аскар авылында туган, 1982 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган.


Ибрай авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Еникеев Рәфис Рәшит улы

1968 елның 7 гыйнварында Әлшәй районының Ибрай авылында туган, 2001 елда Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган.


Кармыш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Шәкүров Давыт Урал улы

1969 елның 23 декабрендә Кармыш авылында туган, 1993 елда - Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын, 2005 елда БР Президенты каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган.


Казанка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Йомагуҗин Вил Фәнис улы

1966 елның 11 ноябрендә Әлшәй районының Фән авылында туган, 1997 елда Бәләбәй совхоз-техникумын тәмамлаган.


Кыпчак-Аскар авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Йосыпов Әлфәрит Сабирҗан улы

1965 елның 11 гыйнварында Әлшәй районының Кыпчак-Аскар авылында туган, 1990 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.


Кызыл авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Искәндәров Рәмил Фәнис улы

1964 елның 18 октябрендә Төньяк-Казахстан өлкәсе Сергеевский районының Приишимский авылында туган, 1989 елда Йоматау авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган.


Мәндән авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Ситдыйков Ридаль Раил улы

1987 елның 5 маенда Әлшәй районының Мәндән авылында туган, 2014 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган.


Нигъмәтулла авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Әхмәтов Шамил Минислам улы

1970 елның 8 июнендә Әлшәй районының Нигъмәтулла авылында туган, 1997 елда Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.


Никифар авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Бикмурзин Илнур Мәрвәр улы

1969 елның 10 октябрендә Әлшәй районының Никифар авылында туган, 1992 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.


Түбән Әүрез авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Фәйрушин Рәмзил Рәшит улы

1964 елның 19 сентябрендә Әлшәй районының Үрге Әүрез авылында туган, 2008 елда БР Президенты каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган.


Раевка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Тимасов Михаил Анатольевич

1960 елның 19 ноябрендә Әлшәй районының Раевка поселогында туган, 2002 елда Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлаган.


Слак авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Мөхтәсимов Марс Мәҗит улы

1972 елның 26 сентябрендә Әлшәй районының Слак авылында туган, 1994 елда Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлаган.


Ташлы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Мурзин Айнур Фәрит улы

1986 елның 28 августында Әлшәй районының Ташлы авылында туган, 2010 елда Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлаган.


Трунтаиш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Гәрәев Азат Солтан улы

1965 елның 24 февралендә Әлшәй районының Трунтаиш авылында туган, 1987 елда – Башкортстан авыл хуҗалыгы техникумын, 2000 елда Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлаган.


Чебенле авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Миңнегалиев Владик Рафыйк улы

1963 елның 1 гыйнварында Әлшәй районының Тәүәтәй авылында туган, 1986 елда Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган.


Шафран авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

Солтанов Руслан Рифгать улы

1965 елның 8 сентябрендә Каракалпак Республикасының Кунград шәһәрендә туган, 1992 елда “Почет билгесе” орденлы Чиләбе дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.
Читайте нас: