“Лиза Алерт” эзләү төркемендә эшләүче Надежда Якубова шулай дип ышандыра. Һавадан алып әйтелгән сүзләр түгел бу. Саратовтагы үзәк паркларның берсендә социаль тәҗрибә үткәргәннән соң шундый нәтиҗәгә килгән. Белгечнең шаккаткыч күзәтүләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. “Мин кичә бала “урладым”! Берне генә дә түгел! Бер дистәне! Төркемебез белән Саратовның шәһәр паркында “Балалар кая югала?” дигән социаль тәҗрибә үткәрдек. Максатыбыз – баланың үзе белән барырга тәкъдим иткән чит кешегә “юк” дип әйтә белү-белмәвен тикшерү иде. Күз алдына китерәсезме: сабыйларыбыз “юк” дип әйтә белми икән бит! Шәхсән мин үзем юлымда очраган тугыз баланың тугызын да “урладым”.
Аларның һәркайсы берсүзсез минем арттан иярде. Иң озак дигәнен дә өч минут кына үгетләргә туры килде. Калганнары “әйдә” диешкә, ияреп китте. Апалы-сеңелле ике кыз, “мине сезнең арттан әтиегез җибәрде” дигән сүзне ишетүгә, икесе ике яктан кулымны җитәкләде дә китте. Кем икәнлегемне, исемемне сораучы да, без сезне белмибез, диюче дә булмады. Шунда: “Безнең әтинең исемен әйтегез башта!” – дип сорап куйсалар, шундый читен хәлдә каласы идем югыйсә! Безнең янда парк каравылчысы да басып тора иде. Карусельда күңел ачкан бердәнбер шушы ике баланы бер кеше китереп куеп, икенче кеше алып китүгә ул да игътибар итмәде. Отрядта дүрт еллап эшләү дәвамында мин кешеләрнең әйләнә-тирәдәгеләргә битараф булуына күнегеп беттем инде анысы. Шулай да бу тәҗрибә вакытында бер күренеш аеруча гаҗәпләндерде. Иң беренче булып бер бәләкәй кыз баланы “урладым” мин. Янына килеп сөйләштерә башладым, әзрәк таганда атындырдым да: “Әйдә әнә тегендә тиен карарга барабыз”, – дип җитәкләп алып китә башладым. Балалар бакчасы яныннан узганда кызның әнисе күренде. Безгә арты белән басып торгач, аны-моны абайламады ул. Шунда кыз баланың күңеленә шик керде. Елармы, ярдәм сорап кычкырырмы, дип көтттем. Ул исә кулымнан җитәкләп барган килеш шыпырт кына: “Тегендә минем әнием басып калды. Минем сезнең белән барасым килми”, – ди. Тавышын янәшәдәгеләр түгел, үзем дә көч-хәл белән ишеттем. Әнисе куып җитеп, кая киттең, дип сорагач: “Апа үз артыннан барырга кушты”, – дип җаваплады бәгырь. Шул рәвешле барлы-юклы өч сәгать эчендә тугыз бала “урларга” өлгердем мин. Менә ничек югала балаларыбыз! Минем урында, Аллам сакласын, җинаятьче булса, бу хәлләрнең ни белән тәмамлануын күз алдына китерүе дә кыен…” дип яза Ватаным Татарстан.