Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2019, 02:00

Көзге муллык һәм уңыш бәйрәме

Күптән көтелгән көзге ярминкә бөтен халыкны үзен җәлеп итеп, район үзәгенең Совет мәйданына чакырды

Күптән көтелгән көзге ярминкә бөтен халыкны үзен җәлеп итеп, район үзәгенең Совет мәйданына чакырды
Шау-шулы, күңелле якшәмбе иртәсе. Бу көнне барысы да өйләреннән иртәрәк чыгарга тырышы, чөнки район үзәгендә бүген - күптән көтелгән ярминкә. Монда очсызрак хакка азык-төлек һәм башка товарлар сатып алырга, мәктәп укучылары, белем бирү учреждениеләре коллективлары иҗади эшләре күргәзмәсен һәм, әлбәттә, социаль-мәдәни үзәк артистлары чыгышларын карарга мөмкин.
Әлшәйлеләр, килгән кунаклар өчен милли киемнәр парады, районда һәм республикада яшәгән башкорт, рус, татар, чуваш, украин халыкларын берләштерүче үзенчәлекле этно-бәйрәм матур бүләк булды.
Мәйданда шулай ук тагын бер чагу чара – самавырлар күргәзмәсе үтте. Бу конкурста катнашучылар үзләренең чәй табынына зур һәм бәләкәй, тонык һәм ялтыравыклы, күмер белән һәм электр ярдәмендә кайнатылучы самавырлар, балачактан хәтердә калган картәниләр самавырлары, бер сүз белән әйткәндә, күз явын алырлык тоташ бер самавырлар аллеясе тәкъдим итте.
Якында гына кәсепчеләр осталык дәресләре үткәрде. Сәхнәдә дәртле биюләр башкарылды, күңелле җырлар яңгырады, тамашачылар артистларга кушылып җырлап – биеп күңел ачты.
Белем бирү учреждениеләре үзләренең этно-ихаталарында барысын да тәмле камыр ризыклары һәм хуш исле самавыр чәе белән сыйлады.
Бар җирдә бәйрәм кәефе сизелде: үз участокларында үстергән яшелчә - җимеш белән сату итәргә килгән мәктәп укучылары, балалар бакчасы коллективлары һәм район халкының күргәзмә рәтләре янында да халык күп булды. Мәсәлән, Кармыш мәктәбе үз участогыннан 200 кг бәрәңге, 170 кг кызыл чөгендер, 180 кг кишер, 30 кг кәбестә, 50 кг кабак, 8 кг фасоль, 39 кг кара карлыган җыеп алган. Районның башка мәктәпләре һәм балалар бакчалары кебек үк, аларда көзге уңышның бер өлешен ярминкәгә алып килгән.
Һәрвакыттагыча, 2нче, 4нче мәктәпләр, башкорт лицее, Раевка гимназиясенең күргәзмә-экспозицияләре күз явын алып торды. Балалар бакчалары, Пионерлар йорты хезмәткәрләре дә үз иҗади фантазиясе белән сокландырды. Бу юлы Пионерлар йорт коллективы – “Көз остаханәсе” номинациясендә, 5нче балалар бакчасы “Гаҗәп яшелчә” номинациясендә билгеләп үтелде.
Ярминкә йомгаклары буенча мәгариф бүлеге комиссиясе урта мәктәпләр арасында беренче урынны гимназиягә бирде. 2нче мәктәп – икенче, Раевка 4нче һәм Шафран мәктәпләре өченче урынны бүлеште. Төп белем бирү мәктәпләре арасында Красный Клин мәктәбе – беренче, Чурай – икенче, әбдрәшитлеләр өченче урын алды.
Балалар бакчалары арасында 2нче һәм 4нче бакча – беренче, 1нче һәм 6нчы бакча – икенче, 3нче һәм 7нче бакча өченче урынны яулады.
Мангалларда хуш исле шашлык пеште. Халык яшелчә, ит, бал, колбаса ризыклары, шикәр комы, ашлык, салам, арпа, бодайны бик теләп алды. Т. П. Жук, З. М. Гаетов, Р. А. Ахунов, Д. В. Төхвәтшин крестьян-фермер хуҗалыклары, “Раевка”, “Заря”, “Агро МТС”, “БЭК”, “Агрокоопинвест”, “Әлшәй-ит”, “Раевсахар”, “Башкортстан бройлеры” җәмгыятьләре, абыйлы-энеле Хәйретдиновлар үз продукциясен уңышлы сатты.
Халык ярминкәдән таралырга ашыкмады. Җыр – моң, дәртле биюләр белән үрелеп барган көзге ярминкә чын мәгънәсендә муллык һәм уңыш бәйрәме булды.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: