Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2019, 02:00

Американың махсус хезмәтләре Инга Юмашевадан сорау алган

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Инга Юмашеваны Нью-Йорк аэропортында тоткарлап, аңардан бер сәгатькә якын сорау алган Американың махсус хезмәтләре гамәлләренә бәя бирде.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Инга Юмашеваны Нью-Йорк аэропортында тоткарлап, аңардан бер сәгатькә якын сорау алган Американың махсус хезмәтләре гамәлләренә бәя бирде.


– Бу хәл, кызганычка каршы, Русиянең АКШ белән конструктив сөйләшү корырга тырышуының нәтиҗә бирмәвен күрсәтә, – диде Константин Толкачев. – Инга Юмашеваның Русия-Америка диалогын яхшыртуга юнәлтелгән “Диалог Форт-Росс” халыкара форумында катнашу өчен Кушма Штатларга килүе, шулай ук, ФБРның үз гамәлләренә аңлатма бирүдән баш тартуы Америка ягының безгә карата дус булмаган мөнәсәбәтен күрсәтә.

Константин Толкачев белдерүенчә, Инга Юмашева Дәүләт думасында Башкортстан сайлаучыларының мәнфәгатьләрен яклый, “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан бүлекчәсе составына керә.


– Партиянең төбәк бүлекчәсе секретаре буларак аңа хезмәттәшләре һәм республика халкы исеменнән һәрьяклы ярдәм күрсәтергә әзермен, – диде парламент Рәисе. – Ул кайткач, очрашу уздырачакбыз, “Бердәм Русия” нең төбәк бүлекчәсе мәйданчыгында килеп туган хәл турында фикер алышачакбыз, хезмәттәшләребез белән бу дошманлык актына карата бәя бирәчәкбез.


Фото: Яндекс.

Чыганак: "Кызыл таң" гәзите.
Читайте нас: