Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2019, 02:00

Якташлар истәлеген мәңгеләштереп

Киләсе ел бөтен ил Бөек Җиңүнең 75 еллыгынбилгеләячәк.

Киләсе ел бөтен ил Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләячәк. Юбилейлы датага карата Түбән әүрезлеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булган, утлы яудан исән-сау кайтып, фидакарь хезмәт салган, хәзер инде арабызда киткән ветераннар, тыл хезмәткәрләре һәм сугыш чоры балалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары истәлегенә тактаташ кую инициативасы белән чыкты.
- Бөек Җиңүгә бәһалап беткесез өлеш керткән якташларыбызның исемнәре язылган гранит стела илебех тарихындагы фаҗигале вакыйгаларны киләчәк буынның хәтеренә төшереп торачак. Сугыш җиле һәр гаиләгә кагылды, безнең бурыч – тыныч тормыш хакына күпме гомерләр өзелгәнен, күпме кан коелганын онытмау, - ди оештыру комитеты җитәкчесе Т. Н. Ахунов.
Түбән Әүрездә туып-үскән, туган авылы өчен янып яшәгән Таһир Нурый улы гәзитебез аша авылдашларына, барлык якташларына бу изге эштә хәлләреннән килгәнчә катнашырга чакырып мөрәҗәгать итә.
-Акча җыю өчен исәп-хисап счеты ачылу турында хәбәр итәрбез, ә әлегә тактаташ кую турында тәкъдимнәрегез, фикерләрегезне белән 8-987-499-9822 телефоны аша җиткерә аласыз, - диде Таһир Нурый улы.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Фото: Яндекс
Читайте нас: