Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2019, 02:00

Ирекмән килде

Элекке аналог тапшырулары тулысынча сүндерелде. Санлы телевидениегә күчү пенсионерларда күп сораулар тудырды. Алар “кызу линия”гә җиһазларны көйләүдә ярдәм күрсәтүләрен сорап шалтырата.

Элекке аналог тапшырулары тулысынча сүндерелде. Санлы телевидениегә күчү пенсионерларда күп сораулар тудырды. Алар “кызу линия”гә җиһазларны көйләүдә ярдәм күрсәтүләрен сорап шалтырата.


Район үзәгендә заявкалар буенча йортларга ирекмән Айнур Әхмәтшин бара.


-Волонтер булып эшли башлагач, авылыбызны яхшырак белдем. Хәзер теләсә нинди урамның, тыкрыкның кайда икәнлеген әйтә алам, - дип елмая яшь белгеч. – Әмма бер проблема бар, бөтен җирдә дә йортларның номеры юк, эшебезнең бөтен катлаулылыгы да шунда.


Беренче заявка Җиңү урамындагы күп катлы йортта яшәүче пенсионер Зәлифә Мостафинадан килде. Аңарда 20 каналдан унысы гына эшли икән. Ә телевизоры яңа, күптән түгел генә балалары 60 яшенә бүләк иткән. Сәбәбе нәрсәдә икәнлеген ирекмән ачыклады. Монда сигнал аз килә, шуңа бәйле волонтер антеннаның урынын алмаштырырга һәм яңа кабель алырга киңәш итте.


Икенче заявка мәгариф ветераны Тәлига Дибаевадан килде. Аңарда башта 20 канал күрсәткән, аннары унысы гына калган, ә соңгы арада бөтенләй күрсәтми башлаган. Айнур Әхмәтшин телевизорны ничек көйләргә күрсәтеп, антеннаны икенче урынга күчерергә кушты.


Көненә волонтерга берничә заявка килә. Җиһазларны көйләргә һәм халыккка консультация бирергә кирәк. Әгәр сез телевизорыгызны үзегез көйли алмасагыз, ирекмәннәр ярдәмгә килер. Моның өчен 8-800-347-0055 (шалтырату бушлай) телефоны буенча төбәк “кызу линия”сенә шалтыратырга кирәк һәм сезгә волонтер киләчәк.


Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: