Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2019, 02:00

Мәктәп еллары - кабатланмас матур бер мизгел

Кеше күңеленә мәңге җуелмас истәлекләр мәктәп елларында салына.

Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы... Мәшәкатьле тормышта дөнья куып, эш, гаилә дип, балалар үстерәм, укытам дип, аннан инде оныклар тәмен тоеп, елларның үтүе сизелми дә калган.


Һәр мәктәпнең үзенә генә хас традицияләре бар. Безнең районында ул – очрашу кичәләре оештыру. Һәр елны түгәрәк дата үткәргән мәктәп тәмамлаучылар җыелышып очрашу оештыралар. Бу күркәм йола безнең чыгарылышны да урап узмады. Без Раевка авылының 1нче мәктәбен (әле М. Буранголов исемендәге башкорт лицее) 1979 елда тәмамлап, төрлебез төрле якка таралган идек. Әмма еллар узу белән бу мизгелләр шулкадәр санындыра һәм кадерле була бара. Сыйныфташыңнан да якынрак, беренче укытучыңнан да изгерәк кеше юк төсле тоела.

Мәктәпне 40 элек тәмамлап чыккан 15 малай һәм 18 кыз янә үзләренә белем биргән йортның бусагасына аяк атлады. Инде оныкларыбызны каршылаган, аларны укыткан әлеге мәктәп тагын да якынрак булып күңелләргә дәрт өсти. Без утырган кабинетлар инде заманча җиһазландырылган, элекке мәктәпне бөтенләй танырлык та түгел.

Бу көн - сыйныфташлар очрашуы гына түгел, ә тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең бергә рәхәтләнеп кич утыруы, киңәшләшүе дә булды. Мәктәп буенча экскурсия тәмамлангач, район үзәгенең матур кафесында очрашу дәвам итте. Һәркем үзенең тормышы, гаиләсе, эше белән якыннан таныштырып узды һәм, әлбәттә, мәктәп елларында истә калган иң кызыклы мизгелләр белән уртаклашты. Ә инде сыйныф җитәкчебезнең безнең янга килүе очрашуның иң югары ноктасы булды. Тайфа Шакир кызы һич кенә дә үзгәрмәгән, дәрескә килгән төсле җитди генә атлап керде дә, үзенең кошчыкларын сәламләп, сөйләп тә җибәрде. Шундый таләпчән, төпле белемле, җор сүзле укытучыбыз өлкән яшьтә булуына карамастан, һәр укучысын яхшы хәтерли, дәреснең һәр минутын искә алып төрле вакыйгаларны безгә, алтмыш яшькә (!) якынаеп килгән укучыларына, талгын гына җиткерә. Аның үз-үзен тотышына, һәр әйткән сүзенә исең китәрлек! Ул хәзерге вакытта мәктәптә эшләгән укытучылар, укыту системасы белән таныштырды һәм аның укучыларының иң яхшылары булуын әйтеп үтте.

Форсаттан файдаланып, без укытучыбызны күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек телибез, хезмәт җимешләренең игелеген күреп яшәргә язсын.

Бу кичәне үткәрүдә барлык оештыру мәсьәләләрен сыйныфташыбыз Илдар Резванов үз өстенә алды, моның өчен аңа аерым рәхмәтебезне белдерәбез.


1979 елгы чыгарылыш сыйныфы укучылары исеменнән Трунтаиш урта мәктәбенең физик культура укытучысы Тәминдар Буранбаев.
Читайте нас: