Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 октябрь 2019, 02:00

Аксен колледжына – яңа өч трактор

Хәбәр итүебезчә, бу уку йорты быел Мәгариф министрлыгының күп миллионлы грантына лаек булды.

Хәбәр итүебезчә, бу уку йорты быел Мәгариф министрлыгының күп миллионлы грантына лаек булды.


Һөнәри белем бирү оешмаларына федераль ярдәм уку йортының матди-техник базасын ныгыту һәм аның заманча таләпләргә туры килүенә ирешү максатында күрсәтелә. Аксен агросәнәгать колледжына бүленгән 47 миллион сумлык грант “Агрономия”, “Сити-фермерлык”, “Авыл хуҗалыгы биотехнологияләре”, “Үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү” һәм “Ветеринария” компетенцияләре буенча биш остаханәне җиһазландыруга юнәлтеләчәк.


Шушы көннәрдә колледжга техниканың беренче партиясе - заманча өч МТЗ “Беларусь” тракторы кайтартылды. Арытабан тагы да бер трактор һәм пресс- җыйгыч китереләчәк. Техника “Үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү” остаханәсен җиһазландыру өчен тәгаенләнгән. Шуны әйтергә кирәк, колледжга соңгы 40 елда тәүге тапкыр кайтартылган яңа тракторлардан соң монда башка остаханәләр өчен дә җиһазлар көтәләр.


Матди-техник базаны яңа техника һәм корамаллар белән җиһазландыру колледжга заманча халыкара стандартлар буенча белгечләр әзерләү мөмкинлеге бирәчәк.


Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: