Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 октябрь 2019, 02:00

Пластик капчыкларсыз калырбызмы?

“Роспотребнадзор” кибетләрдә бер тапкыр файдаланылучы пластик пакетлар сатуны этаплап киметү турында закон проектын әзерләүгә тотынган.

“Роспотребнадзор” кибетләрдә бер тапкыр файдаланылучы пластик пакетлар сатуны этаплап киметү турында закон проектын әзерләүгә тотынган. Якын киләчәктә пластик пакетларны файдалану бөтенләй бетереләчәк дип белдерә әлеге хезмәт.


Бу башлангычны Табигать һәм тирә-як мохитне саклау министрлыгы яклап чыккан да инде. Пластик пакетларны сатуны чикләү тирә-як мохиткә тискәре йогынтыны киметәчәк дип белдерә әлеге министрлык. Экологлар бу чараны профиль проектына һәм тыюны 2024 елга кертергә кирәк дип саный.


Бу товарлар кибеттә кайчан сатуда тулысынча бетерелер —хезмәт әлегә конкрет вакытны атамый.


“Роспотребнадзор”ның башлангычы гомумдөнья сәясәтенә туры килә. Мәсәлән, март ахырында Европа парламенты 2021 елга Евросоюз территориясендә бу товарларны җитештерү һәм сатуны тулсынча тыю турында закон кабул иткән. Сүз пластик савытлар, ашамлык салу өчен тәгаенләнгән контейнерлар, кашык-пычак-чәнечке, эчемлек һәм мамык таякчыклары турында бара.


Берничә ел элек Русиядә челтәр кибетләрендә пластик пакетлар бушлай бирелә иде. Әмма алар акрынлап бу практикадан баш тарта башладылар. Күп ритейлерлар, мәсәлән, “Ашан”, “Вкусвилл”, “Азбука вкуса” һ.б. кибет челтәрләре пакетларны сатып бирә башлдылар. Бу исә пакетларга сорауны киметкән. Нәтиҗәдә сату икеләтә кимегән.


Ваклап сату компанияләре ассоциясе, пластик пакетлар әйләнешен катгый тыю ихтималлыгын аларны алмаштыру мәсьәләсен хәл иткәч кенә карарга кирәк дигән фикерләрен белдерәләр. Сатып алучы уңайсызлык тоярга тиеш түгел, кибетләр аңа башка төрле төргәк тәкъдим итәргә бурычлы. Әлеге ассоциация белдерүенчә, алмаштыруның өч варианты карала: кәгазь пакетлар, үз алдына үзе таркалучы биопластик яки күп тапкыр файдаланырга яраклы сумкалар.
Читайте нас: