Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 октябрь 2019, 02:00

Яшь гвардиячеләр мәктәп ашханәләрен тикшерә

Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләрдә туклану мәсьәләсенә тукталды.

Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләрдә туклану мәсьәләсенә тукталды. Шуңа бәйле укучыларны тукландыруның җәмәгать мониторингы башланды.



Бердәм Русиянең “Яшь гвардиясе” урындагы бүлекчәсе районның урта мәктәпләре ашханәләрендә тукландыру мәсьәләләре буенча рейд оештырды. Контроль - ревизия комиссиясе рәисе Динар Әхмәдрисламов, Әлшәй районы буенча Бердәм Русия Яшь Гвардиясе җитәкчесе Сания Килдеголова, яшьләр эшләре комитеты директоры Гүзәл Ибраһимовадан торган эшче төркем азык блокларының санитария торышын, җиһазлар һәм персонал белән тәэмин ителүен, азык әзерләү һәм саклау технологиясенең күзәтелүен тикшерде. Төшке ашка килгән укучылар үз мәктәпләрендәге ашханәләр турында уңай фикерләрен белдерде.


Тикшерү барышында җитешсезлекләр ачыкланмады.


Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: