Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 октябрь 2019, 02:00

Инвалидларга бергәләп ярдәм итик

Инвалидларны эшкәкә урнаштыру – халыкны эш беләнтәэмин итү үзәге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе.

Инвалидларны эшкә урнаштыру – халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Тик шунысы, авылларда сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән һәм җиңел хезмәт тәкъдим ителгән гражданнар өчен эш урыннары аз.
Районыбызда быел бу категория гражданнарны 52 эш урынына хезмәткә урнаштыру өчен КВОТА буенча мәгълүматны 23 предприятие һәм оешма тапшырды.
Быел республикада хезмәткә сәләтле инвалидларның гомум саныннан (74515 кеше) 16345е хезмәт эшчәнлеге алып барды. Билгеләнгән план күрсәткечен үтәү максатында 2019 елда өстәмә рәвештә 11 мең инвалидны эшкә урнаштырырга кирәк (безнең районда бу күрсәткеч – 86).
Эш бирүчеләр, халыкны эш белән тәэмин итү һәм эш эзләүче гражданнар арасындагы мөнәсәбәтләр партнерларча һәм үзара керемле булсын өчен үзара ышаныч кына җитми, бәйләнеш булдырырга кирәк предприятиеләр, оешмалар һәм шәхси малтабарлар эш урыннары булуы турында мәгълүмат та биргәндә бу аеруча кирәк. Никадәр күбрәк предприятие һәм оешмалар безнең белән хезмәттәшлек итсә, эшсез гражданнарны, шулай ук эш эзләүчеләрне хезмәткә урнаштыруы да тиз һәм сыйфатлы булачак.
Сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә мөрәҗәгать иткән очракта аларга кирәкле эш эзләү максатында теркәлү тәртибе, хезмәт базарындагы хәл, вакансияле урыннар, эш белән тәэмин итү өлкәсе мәсьәләләре буенча консультацияләр, хезмәткә урнашуга булышлык итүче махсус чараларда катнашу турында мәгълүмат бирелә. Эш белән тәэмин итү үзәге квота исәбенә эш бирүче тарафыннан күрсәтелгән вакансияләр турында гына түгел, шулай ук зарарлы хезмәт шартлары булмаган һәм һөнәри таләпләргә туры килгән теләсә нинди башка эш урыннары булуы турында да хәбәр итә ала.
Әлеге вакытта инвалидларны стажировкалау программасы старт алды. Шуңа бәйле көньяк - көнбатыш районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Әлшәй районы буенча бүлеге юридик шәхесләргә һәм шәхси малтабарларга стажировканы оештыруга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга республика бюджетыннан субсидияләр бирелүе турында хәбәр итә. Үз предприятиесен кадрлар белән тәәмин итү белән кызыксынган һәм социаль якланмаган гражданнар проблемаларына битараф булмаган барлык эш бирүчеләрне хезмәттәшлек итәргә чакырабыз.
Венера ХӘМИДУЛЛИНА,
көньяк - көнбатыш районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Әлшәй районы буенча бүлеге җитәкчесе.
Фото: Яндекс
Читайте нас: