Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2019, 02:00

"Алтын курай" конкурсында кем җиңгән?

Республиканың 100 еллыгын һәм халык шагыйре Мостай Кәримнең бер гасырлык юбилеен бәйрәм итүгә багышланган «Алтын курай» халыкара журналистлар конкурсына йомгак ясалды.

Республиканың 100 еллыгын һәм халык шагыйре Мостай Кәримнең бер гасырлык юбилеен бәйрәм итүгә багышланган «Алтын курай» халыкара журналистлар конкурсына йомгак ясалды.


Конкурска Чехия, Канада, Кытай, Төркия, Әзербайҗаннан, Мәскәүдән, Татарстан, Дагыстан, Якутия, Алтай, Хакасия, Мордовия республикаларыннан, Красноярск краеннан, Свердловск, Брянск өлкәләреннән 100дән артык эш килгән.


Җиде номинациянең һәркайсында өч җиңүче билгеләнгән, шулай ук «Телевидениедә иң яхшы эш» һәм «Интернетта иң яхшы эш» дигән ике махсус номинация булдырылган.


Бүләкләү тантанасы 26 октябрьдә Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында узачак. Чара 19 сәгатьтә башлана. Җиде номинациянең һәрберсендә җиңүче акчалата премия һәм конкурс символикасы төшерелгән статуэтка алачак.


«Алтын курай» жюриен Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев җитәкли. Конкурсны Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре, Башкортстан Хөкүмәте, Мостай Кәрим исемендәге фонд, «Уфа» журналы редакциясе оештырды.
Читайте нас: