Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 октябрь 2019, 02:00

Карт картәтием белән горурланам

Минең карт картәтием Нәҗметдин Шәрипколов 1927 елда Чурай авылында Фәхретдин батыр гаиләсендә дөньяга килә.

Минең карт картәтием Нәҗметдин Шәрипколов 1927 елда Чурай авылында Фәхретдин батыр гаиләсендә дөньяга килә.


Җиде сыйныф тәмамлый. Дәүләкәндә укыганнан соң автомобильгә идарә итү таныклыгы ала. Автобус шоферы булып эшли.

Сугыш башлангач 1943 елда уны армиягә алалар һәм хәрби училищега Т-34 танкына механик-шоферга укырга җибәрәләр. Ярты елдан соң 2нче Украина фронтына озаталар. Карт картәтием 1947 елга кадәр Польшаның хәрәкәт итүче гаскәрләрендә хезмәт итә. Ул маршал Константин Константинович Рокоссовскийны йөртүе турында горурланып сөйләгән. Маршалның “Рәхмәт, улым!” дигән сүзләре аның өчен зур награда булган.


1944-1945 еллар тирәсендә Нәҗметдин Фәхретдин улы отпускага кайта һәм карт картәнием Фәрихәне очрата. Өйләнеп, янә фронтка юл китә. Карт картәнием аның сугыштан кайтуын түземсезләнеп көтә. Аларның дүрт балалары - өч уллары һәм бер кызлары (минем картәнием Фәнүрә) дөньяга килә.


Карт картәтием шофер һәм танкист кына түгел, сафта барганда җыр башлаучы да була. Көчле, матур тавышы белән еш кына хәрби еллар җырларын җырларга яраткан. “Огонь, огонь” дигән җыры өчен малайлар аны “огонь-бабай” дип йөрткән.

Сугыштан соң йөк машинасы шоферы булып эшләгән. Соңрак Раевкада янгын сүндерүче дә булган.


Җиңү бәйрәменә берничә генә көн калгач, 1994 елның 5 маенда карт картәтием вафат була.

Хәрби батырлыклары өчен Нәҗметдин Фәхретдин улы II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән.

Мин карт картәтием белән чиксез горурланам!


Эльмира Морзаголова,

М. Буранголов исемендәге башкорт лицееның 6нчы сыйныф укучысы.
Читайте нас: