Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2019, 02:00

Иң яхшы аграрчылар исәбендә

Үткән атнада республика башкаласында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чаралар узды.

Үткән атнада республика башкаласында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чаралар узды.


Башкортстанның төрле төбәкләреннән җыелган аграр тармакның иң яхшы вәкилләрен республика Башлыгы Радий Хәбиров тәбрикләде.


-Крестьян хезмәтенең никадәр авыр икәнен яхшы беләм. Авылда нинди соклангыч кешеләр яшәве һәм эшләве турында һәрвакыт горурланып сөйлим. Сез – туган республикабызның горурлыгы. Җиңел булмаган хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, туган җиргә сөюегез өчен зур рәхмәт сезгә! – диде Радий Фәрит улы, игенчеләр һәм терлекчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре һәм белгечләренә мөрәҗәгать итеп.


Республика Башлыгы, быел 3,3 млн тоннадан артык бөртеклеләр уңышын җыеп алынуы турында әйтеп үтте, бүген шикәр чөгендере һәм майлы культуралар урагы дәвам итүен билгеләде. Ел башыннан 240 мең тонна мал һәм кош-корт ите, 1,3 млн тонна сөт җитештерелгән. Авыл хуҗалыгында да, эшкәртү сәнәгатендә дә эшлекле активлык арта. Быел гына “Инвестиция сәгатьләре"ндә 85 млрд сумлык 44 проект хупланды. Шунысы шатлыклы, Башкортстан икенче ел рәттән авыл хуҗалыгы кооперативлары саны буенча лидер булып тора.


Республика Башлыгы авыл эшчәннәре өчен иң мөһиме - лаеклы тормыш шартлары тудыру, дип ассызыклады. 2020 елда авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча яңа федераль программа эшли башлый һәм Башкортстан да анда актив катнашачак. Бүленгән акчалар торак, спорт һәм балалар мәйданчыклары, фельдшер-акушерлык пунктлары төзүгә, су һәм газ үткәрүгә, урам яктыртуга тотынылачак.


Бу көнне республика Хөкүмәтенең дәүләт наградалары, почетлы исемнәре һәм дипломнарына 150 авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате эшчәне лаек булды. Республика агросәнәгать комплексының иң яхшы вәкилләре арасында әлшәйлеләр дә бар.


Җаваплылыгы чикләнгән “Агрокоопинвест” җәмгыяте тракторчысы Фәхриев Рәмил Җәүдәт улы Башкортстан Республикасының Почет грамотасы белән бүләкләнде.


“Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесе тракторчы-машинисты Идрисов Илгиз Латыйп улына “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.


Җаваплылыгы чикләнгән “Раевсахар” җәмгыятенең баш метрологы – контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика лабораториясе җитәкчесе Сямриков Игорь Николаевичка “Башкортстан Республикасының атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.


“Раевка” авыл хуҗалыгы предприятиесенең техник-осеменаторы Әхмәдиев Илдар Минулла улы “Һөнәре буенча иң яхшы” номинациясендә дипломга лаек булды.


Фәнүзә СУФИЯНОВА.


Рәсемдә: Республика Башлыгы механизатор Илгиз Идрисовка награда тапшырды.
Читайте нас: