Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2019, 02:00

100 яшьлек юбиляр

Үзләренең бер гасырлык юбилейларын бәйрәм итүчеләрне сез еш очратасызмы? Юк, дип әйтсәм дә яңылышмам, мөгаен.

Үзләренең бер гасырлык юбилейларын бәйрәм итүчеләрне сез еш очратасызмы? Юк, дип әйтсәм дә яңылышмам, мөгаен. Бүген сүзебез Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби разведчик, бик күп орденнар кавалеры, отставкадагы полковник Барый Раян улы Әхмәтҗанов турында.



Ул 1919 елның 7 ноябрендә Уфа губернасының Бәләбәй кантоны Әлшәй волосте Нигъмәтулла авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Анда ун бала – ике кыз һәм сигез малай тәрбияләнә. Барыйның тормышы җиңелдән булмый. 14 яшендә ул басу каравылчысы, 15 яшендә тракторчы ярдәмсесе булып эшли. Ә 17 яшендә өлкән абыйсы белән Урта Азиягә китә. “Без Андижан районына килеп, эшкә урнаштык, арытабан мин Сталинабадта (хәзерге Дүшәнбе) педагогия училищесенә укырга кердем, мәктәптә укытучы булып эшләргә теләдем”, - ди ветеран.


Ул ваҡыттагы күп кенә малайлар кебек ул да, әлбәттә, летчик булырга да хыяллана. Үзенең истәлекләрендә ул болай дип яза: “Бервакыт һавада самолет күреп калдым, аның кабинасында шундый ук кеше, ә ни өчен мин очмаска тиеш, дип уйладым. Аэроклубка укырга кердем, аны тәмамлагач, хәрби комиссариатка киттем, үз теләгем белән хезмәткә барырга теләдем”. 1939 елда була бу, барысының да телендә Халхин-Гол, Хәсән күле. Бабаем да шул алышларда катнашырга тели.


Ул авиация гаскәрләренә алына һәм Чкалов хәрби авиация училищесенә җибәрелә. Ләкин аны тәмамларга насыйп булмый. Бөек Ватан сугышы башлана. Ашыгыч курслар үтеп, сержант званиесе ала. Курсантлар үз теләкләре белән фронтка җибәрүләрен сорап, рапорт яза. Һәм менә, ниһаять, Барый Әхмәтҗанов та фронтка китә, укчылар дивизиясенә миномет взводы командиры итеп тәгаенләнә. Саратов, Татищев лагерьләре, Полтава, Харьковта аңа шунда ук сугышка керергә һәм дошман һөҗүмен кире кагарга туры килә.

“Бу хәл Харьков янында булды. Бер вакыт без дошман тылында калдык. Хәл бик катлаулы иде. Ләкин мин үз взводымны камаудан алып чыга алдым”, - дип искә ала ветеран.

Моннан соң кече лейтенант Әхмәтҗанов разведка взводы командиры итеп тәгаенләнә. Ул яраланган көнен искә алырга яратмый. Волхов Яр авылы эргәсендә дошман биеклекне кулына төшерә һәм тирә-якка ут ача. Пулемет уты Барый Раян улының ике аягын да яралый, бот сөягенә дә эләгә. Блиндажда бернинди наркозсыз операция ясыйлар. Лейтенантны дүрт кеше тотып тора. Бәхеткә күрә, сөяккә зыян килмәгән була. Түзеп торгысыз авыртудан ул аңын югалта, Балашовта госпитальдә аңына килә. Өч ай даваланганнан соң фронтка җибәрүләрен сорый. Аны Воронеж фронты штабына җибәрәләр.

- Мине аерым мотобатальонга взвод командиры итеп куйдылар. Харьков янында камауда калырга туры килде, 5нче гвардия танк бригадасы составында рота командиры булдым, дошманның Ростовка юлын тоткарлауда катнаштым. Баку юлында (яңа танклар алу өчен) марш вакытында көтмәгәндә Малгобек янында дшманның каршылык күрсәтүенә юлыктык. Монда икенче тапкыр яраландым: миномет утына эләктем. Кабырга һәм умрау сөйәге астында ике ярчыкны һаман да йөртәм, - дип сөйли Барый бабай.

Бакуда госпитальдә дәваланганнан соң янә сафка баса ( бу вакытка инде Барый Раян улы бишенче гвардия танк бригадасының мотоукчылар пулемет батальоны командиры була), аны бригадасы белән Новороссийскига, арытабан Анапа һәм Таманьны азат итәргә җибәрелә...Ләкин элекке яралары ачылып, госпитальгә ятарга туры килә, ә арытабан инде Мәскәүгә запастагы офицерлар полкына озаталар. Сәләтле танкистка Солнечногорскидагы хәрби училищеда укырга тәкъдим итәләр.

Канкойгыч сугыш тәмамлана. Яшь офицерны Махсус хәрби округка (Кенигсберг) курсларда укырга җибәрәләр, Клайпедада, Литвада хезмәт итә. Полковник дәрәҗәсендә 1965 елда запаска кайтарыла.

Үз язмышын һәм булачак тормыш юлдашын Барый Раян улы Бөек Ватан сугышы вакытында ук очрата. Зинаида Федоровна белән алар 71 ел гомер кичерә, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бу гаилә тормышының иң бәхетле еллары була. Балалары аларга 4 онык һәм 2 турун бүләк итә. Аларның кунакчыл йортында һәркемне ачык йөз белән каршы алалар, күчтәнәчләр белән озатып калалар. Кызлары Тамара Ригадан кайта һәм әти-әнисен карый. Кызганычка каршы, өч ел элек Зинаида Федеровна бакыйлыкка күчте.

Барый Раян улы лаеклы тормыш юлы үткән, хәрби казанышлары өчен ул I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, ике Кызыл байрак ордены, “Хәрби батырлыклары өчен”, “Киевны обороналаган өчен”, “ Кавказны обороналаган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.

100 яшьтә булуына карамастан, Барый Раян улы бүген дә үзен яхшы хис итә, хәрбиләрчә төз буйлы, күпме еллар узса да, рух күтәренкелеген саклап калган, кызыклы һәм тулы канлы тормыш белән яши, күп вакытын саф һавада үткәрә, зур теләк белән мәктәп укучылары һәм үсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр белән очраша. Яратҡан шөгыле дә бар – ул үз ыруының шәҗәрәсен төзегән. Ә бит моның өчен хәтернең ничек яхшы булуы кирәк!

Хөрмәтле юбилярга киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе телибез. Бик күп яхшылыклар сыйган олы йөрәгегез ару-талуларны белмәсен, дибез.

Рәйсә ӘХМӘТОВА.

Раевка авылы.
Читайте нас: