Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2019, 02:00

Әлшәйдән кыю йөрәкле Рәмзил Шәриповка “Кеше гомерен коткарган өчен” медале тапшырылды.

Ул бу награданы республика Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев кулыннан алды.

Ул бу награданы республика Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев кулыннан алды.
Республика парламентына герой балаларны бүләкләү тантанасына 12 мәктәп укучысы, аларның ата-аналары һәм укытучылар чакырылган иде. Яшь батырлар арасында М. Буранголов исемендәге башкорт лицее укучысы Иске Сәпәш авылыннан Рәмзил Шәрипов та бар.
Хәтерегезгә төшерәбез, быел җәй Рәмзил елгада батып барган хатынны коткара. Июль аеның эссе бер көнендә Дим елгасында су коенырга барганда ул, ярдан: “Малайлар, бер хатын бата, коткарыгыз!” дип кычкырганны ишетә. Озак уйлап тормый, Рәмзил ярдәмгә ашыга. Аңын югалткан хатынны суга чумып өскә күтәрә, ярга чыгарганда өлкәннәр дә ярдәм итә.
-Кыю адымыгыз белән сез кыюлык, батырлык, тәвәкәллек кебек иң яхшы кешелек сыйфатларын күрсәттегез. Бәлагә тарыган кеше гомерен саклап калу өчен көтелмәгән гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм кулы сузарга куркмадыгыз. Сезнең барыгызны да кыю йөрәгегез һәм ярдәмгә килергә әзер булуыгыз берләштерә. Без сезнең белән чиксез горурланабыз, - диде яшь геройларга наградалар тапшырып, Константин Толкачев.
Яшь коткаручылар арасында Уфа шәһәреннән, Архангель, Баймак, Бәләбәй, Зианчура, Кушнаренко, Стәрлетамак, Шаран районнарыннан 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар бар иде, алар ут чыкканда зыян күргән һәм суга баткан балаларны һәм өлкәннәрне коткаруда батырлык күрсәткән.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: