Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 ноябрь 2019, 02:00

Әбдрәшит һәм Никифар авыл Советлары янгын тагылмалары алды

Бу атнада республика башкаласында янгын техникасын тапшыру тантанасы узды.

Бу атнада республика башкаласында янгын техникасын тапшыру тантанасы узды.



Районнар һәм авыл биләмәләре автономияле насосы белән 17 тагылма, өч автоцистерна һәм бер ашыгыч ярдәм машинасы алды. Мотопомпалы һәм янгын сүндерүнең кирәкле җиһазлары булган тагылмалар безнең районнан Әбдрәшит һәм Никифар авыл биләмәләренә тапшырылды.



Район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Марат Моратхуҗин әйтүенчә, янгын-коткару көчләрен үстерү стратегиясен тормышка ашыру кысаларында республика бюджетыннан бүленгән техника район үзәгеннән ерак урнашкан һәм аларны тоту өчен җылы гаражлар һәм бокслар булган авыл биләмәләренә бирелгән.


-Бу барыбыз өчен дә зур шатлык. Хәзер гадәттән тыш хәлләргә әзер булачакбыз, - ди, шатланып Әбдрәшит авыл Советы башлыгы Зилә Асфина.


Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: