Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 декабрь 2019, 16:50

Товарларны маркировкалау

Ф Хөкүмәте маркировкаларга тиешле товарлар исемлеген киңәйткән.

РФ Хөкүмәте маркировкаларга тиешле товарлар исемлеген киңәйткән. 1 декабрьдән духи, фотокамера, машина тәгәрмәчләре, кайбер кием-салым төрләре һәм урын-җир кирәк-яраклары да бу исемлеккә керә башлый. Чын яисә композицияле күннән эшләнгән униформалар, блузка, пальто, плащ, куртка, шул исәптән чаңгы шуганда кия торган, ветровкалар, фотоаппаратлар маркировкаланырга тиеш.
2019 елның 1 июленнән 30 ноябренә кадәр ислемайлар белән парфюмер суларны эксперимент рәвешендә маркировкалап карадылар. Бу гамәл духиларны законсыз әйләнештән сакларга тиеш. Перспектив технологияләр үсеше үзәге генераль директоры урынбасары Реваз Йосыпов әйтүенчә, 650 компания, шулар исәбендә "Л'Этуаль", "Новая заря", "Рив Гош", "Брокард", бу пилот проектны хуплаганнар.
Canon, Nikon, Sony, "Яндекс.Маркет", "Ситилинк", Fujifilm компанияләре, шулай ук РАТЭК, АКОРТ кебек зур ассоциацияләр кергән 130 компания фотоаппаратларны маркировкалау экспериментында катнашкан.
Цифрлы маркировка проекты барышында тармаклар белән эш бердәм шәхси кабинетта алып барылган. Кулланучылар маркировкалы товар турында бөтен мәгълүматны смартфон ярдәмендә белә алалар, ди Йосыпов әфәнде. Системада тәмәке, дару, аяк киемнәре һәм туннарның 6 млрд. коды контрольда тотыла. 2020 елның 1 гыйнварыннан даруларны, 1 июньнән сөт продукциясен маркировкалый башлыйлар. Товарның кабына Data Matrix форматында код куела, анда товарның исеме, җитештерүчесе, датасы, вакыты һәм кайдан озатылуы турында мәгълүмат булачак.
Читайте нас: