Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2019, 16:55

Принц һәм принцессалар балга җыелды

Район мәдәният сараенда сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм узды, анда республика Башлыгының тормыш иптәше Каринэ Хәбирова да катнашты.

Район мәдәният сараенда сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм узды, анда республика Башлыгының тормыш иптәше Каринэ Хәбирова да катнашты.
Матур итеп киенгән балалар яхшы кәеф белән балга җыелды. Кызлар күз явын алырдай күлмәкләр һәм таҗ кигән, малайлар – зәвыклы костюмнарда, муеннарына күбәләкләр таккан.
Бу көнне берьюлы берничә мәйданчыкта төрле осталык дәресләре үтте. Балалар зур теләк белән балчыктан төрле әйберләр ясады, җепләр, буяулар белән рәсем төшерде, гипстан эшләнгән фигураларны бизәде, самолет макетлары, шоколадлы корабльләр, китапка кыстыргычлар, сюрпризлы чәчкәләр, төрле маскалар эшләде. Соклангыч аппликацияләр ясап күрсәтте, бизәкләү эшләрендә үзләрен сынап карады. Шулай ук суда рәсем ясауның яңа методикасы – эбра белән танышты. Республика Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Антон Матренин, Тимур Гыйльмияров һәм билгеле Русия хоккейчысы Андрей Зюзин да балалар белән бергә суда бизәк төшереп карады. Ә робототехника түгәрәгенә йөрүче малайлар ничек программа язу һәм робот җыю турында сөйләде. Интеллектуаллар шашка турнирында көч сынашты.
Бу көнне иң яхшы парикмахерлар, визажистлар, маникюр ясау осталары да балаларны шатландырды. Импровизацияләнгән матурлык салоннарында алар кызларга аквагрим, маникюр ясады, прическа эшләп, бәләкәй таҗлар белән бизәде. Матурлык осталары кызларны чәчләрен толымлап үрергә, бизәнгечләр, чәчкә канзашлар, резинкалар ясарга өйрәтте.
Осталык дәресләреннән тыш балалар күләгә театрына барды, аны район балалар китапханәсе хезмәткәрләреләре әзерләгән. Шулай ук чарада катнашучылар сабын куыгы шоуын карады, оркестр чыгышын тыңлады, бию станциясендә булды.
Матур тирмәдә “Агинәйләр” коры активистлары балаларны борынгы палас сугу кәсебе белән таныштырды, башкорт киеменә үзенчәлекле бизәнгечләр, беләзекләр һәм бөтиләр ясарга өйрәтте. Шулай ук педиатр, психолог, логопед, социаль страховкалау белгечләреннән консультация алырга мөмкин иде. Балалар өчен “татлы” табын да оештырылды.
Сөйкемле, көләч йөзле Каринэ Хәбирова балалар белән ихлас аралашты, мәктәптәге уңышлары белән кызыксынды, иҗади эшләре белән танышты, алар белән фотога төште. Сәфәре барышында аны Башкортстанда Бала хокуклары буенча уполномоченный Милана Скоробогатова, район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин һәм аның урынбасары Айдар Солтанголов озатып йөрде.
Бу көнне Каринэ Владимировна һәм Дамир Радик улы сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бик күп изге теләкләрен җиткерде. Аннары алар балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют бүлегенә барды.
Үзешчән артистлар балаларга музыкаль бүләк тә әзерләгән иде, татлы күчтәнәчләр дә алып барды. Ә азактан балалар Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе әзерләгән “Урман хикәяте яки Әкияткә иленә сәяхәт” музыкаль әкиятен карады.
Балалар бәйрәмнән бик канәгать калды. Аларга чыннан да аралашу җитми, күбесе өйдә укый. Бу чара аларның гадәти көннәренә чагу буяулар өстәде һәм онытылмас тәэссоратлар калдырды.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: