Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 декабрь 2019, 12:35

Русиядә пенсионерлар 1 гыйнвардан түләүгә өстәмә ала

2020 елның 1 гыйнварыннан русиялеләрнең пенсиясе арта.

2020 елның 1 гыйнварыннан русиялеләрнең пенсиясе арта. Пенсия фонды бюджетында, инфляцияне узып китеп, киләсе елга пенсияне индексацияләү каралган. Бу хакта «Российская газета» басмасы Русиянең Пенсия фондына сылтама белән хәбәр итә.
Әйтик, русиялеләрнең пенсиясе аена бер мең сумга арта. Түләү, былтыргы кебек үк, законда билгеләнгән вакыттан бер ай алдарак – 1 февральдә түгел, ә 1 гыйнварда индексацияләнә.
2020 елның 1 гыйнварыннан эшләмәгән русиялеләрнең уртача пенсиясе аена 16 400 сум була. Илдә 40 миллион кешегә өстәмә түләнә.
2020 елның 1 апреленнән, пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсенә ярашлы, дәүләт тәэминаты буенча пенсия 7% индексацияләнә. Русиядә эшләп йөргән һәм эшләмәгән 4 миллион пенсионерга шундый пенсия түләнә.
2020 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының айлык акчалата түләве һәм акча эквиваленты 3,8% арттырыла. Бу 15 миллион гражданга кагыла.
Фото: Яндекс
Читайте нас: