Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 декабрь 2019, 22:00

Йөрәктән чыккан гына йөрәккә үтә

Җирдә җиде миллиард кеше яши.

Җирдә җиде миллиард кеше яши. Без бер-беребездән кара яки ак тәнле булуыбыз, нинди телдә аралашуыбыз, менталитет, мәдәният һәм башка сыйфатларыбыз белән аерылып торабыз. Шулай ук һәммәбезнең күрү, ишетү, сөйләшү, йөрү, кулларны һәм аякларны хәрәкәтләндерү мөмкинлекләре дә төрле.
Илдар белән без берничә ел элек таныштык. Машинамның тәгәрмәче тишелде. Гадәттәгечә, бик ашыга идем. Шул мәлдә эргәмә бер егет килеп басты һәм машинаны карап, хәзер барысын да эшлим, дип ым- ишарә белән аңлатты. Ул эшен тиз генә башкарып та куйды. Акча тәкъдим иткәч, баш тартты. Мин машинамны кабызып китеп бардым. Соңыннан гына егетнең бер сүз дә әйтмәве, ым-ишарә белән генә аралашуы исемә төште...
Бүген без Илдар белән дуслар. Очрашу белән ул шунда ук гаиләм, балалар, эшем һәм, әлбәттә, машина турында сораша башлый. Юл йөргәндә игътибарлы бул, дип һәрвакыт искәртергә дә онытмый.
Илдар Юлмөхәммәтовка быел 35 яшь тулды. Шунча елдар дәвамында егет үз илендә, тынлык дөньясында яши. Әти-әнисе сау-сәламәт гаиләдә ул беренче бала булып дөньяга килә. Ике яшь тулганда әнисе әтисе белән аерылыша. Әмма малай ялгызы гына үсми. Аның ике энесе бар, әйткәндәй, алар турында район гәзитендә берничә мәкалә дөнья күрде. Алар – авыр атлетика буенча Русиянең спорт мастерлары Вадим һәм Раил Латыйповлар. Егетләр сау-сәламәт, ишетү сәләтенә бәйле бернинди проблемалары да юк. Тик менә Илдар гына бернәрсә дә ишетми. Әнисе, улының сөйләшә башлавын көтеп ала алмыйча, табибларга да мөрәҗәгать итә, әбиләргә дә йөртә. Ләкин файдасы гына булмый...
Укырга Илдарны Дим бистәсенә чукрак балалар өчен махсуслаштырылган мәктәпкә җибәрәләр. Ул бөтен фәннәрдән дә бишле билгеләренә генә өлгәшә. Әмма өлкән сыйныфларда хәл кискен үзгәрә. Үсмер мәктәпне ташлый һәм Раевкага кайта. Гомеренең бу чорында төрле хәлләр була. Коммерсантларда йөк төяүче дә булып эшли, теләсә нинди авыр эшкә тотына. Тәмәке тарта, исерткеч эчемлекләргә тартыла башлый. Шушындый авыр мәлдә якыннары аңа ярдәм кулы суза. Бер айга якын дәваханәдә ята. Шул вакытлардан алып менә ун ел инде ул эчми дә, тартмый да. Яраткан эше белән шөгыльләнә, машина йөртә, дуслары белән аралаша. Интернет челтәрендә алар бик күп. Гадәттә чукрак кешеләр укый-яза белми, алардан аермалы буларак Илдар яза да, яхшы укый, исәпли дә белә. Кыскасы, тулы канлы тормыш белән яши.
-Барысы да яхшы, - ди ул, елмаеп һәр очрашкан саен баш бармагын югары күтәреп. Бу аның иң яраткан ишарәсе.
-Ә гаилә корырга уйламыйсыңмы? – дип кызыксынам.
Бу сорауга ул елмаеп кына куя. Илдар әнисе белән яши.
-Улым минем ышанычым һәм таянычым, искиткеч игътибарлы һәм хәстәрлекле ул. Аяк-куллары имин, ишеткән һәм күргән сау-сәламәт кайбер егетләрнең әниләре шундый ул турында хыяллана гына. Әлбәттә, безнең дә авыр мәлләр булды. Аллага шөкер, үткәреп җибәрдек. Улыма күп сынаулар аша үтәргә туры килде, әмма төшенкелеккә бирелмәде, - дип сөйли улы турында горурланып Лилия Салават кызы.
-Ул аеруча автомобильләр белән мавыга. Элегрәк мин аңа сәгать юнәтүче булырга киңәш иттем, ул ризалашмады. Ә хәзер улымның хаклы булуын аңлыйм. Нәкъ шушы яраткан шөгыле аны бәхетле итә дә инде.
Илдарның энесе Вадим – хәрби кеше, гаиләсе белән Екатеринбургта яши. Илдар әнисен анда да алып барган. Яздан алып кара көзгә кадәр алар әнисенең туган авылында яшелчә җимеш үстерә. Изге күңелле һәм ничек кенә сәер яңгырамасын, бу аралашучан, ихлас егет таныш булмаган кешегә дә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер.
Гадәттәгечә уй-кичерешләрен ым-ишара белән генә аңлатып, елмаеп озатып калган Илдарга карап, менә шундый кешеләрдән дөньяга сөю һәм мәрхәмәт белән карарга өйрәнергә кирәк, дип уйлап куйдым. Әйе, йөрәктән чыккан йөрәккә җитә, дип юкка гына әйтми шул халык. Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Илдар Юлмөхәммәтов.
Читайте нас: