Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2019, 12:10

Каз өмәләре

Һәр елны беренче кар төшү белән авылларда каз өмәләре башлана.

Һәр елны беренче кар төшү белән авылларда каз өмәләре башлана. Кыпчак-Аскар халкы да аны милли традицияләр рухында үткәрде.
Тырыш һәм уңган хуҗалар, алар ел саен берничә дистә каз үстерә – Гөлнәзирә һәм Рәшит Галимуллиннар йортына өмәгә иртән-иртүк апа-җиңгиләр җыелды. Алар эшкә генә түгел, җыр-биюгә дә маһир. Өмәгә бөтен авыл бәйрәмнәрендә катнашучы оста гармунчы Фәрвәз Әхмәтовны да чакырдылар.
Бөтен эш җыр-бию, көлке сүзләр һәм милли уеннар белән үрелеп барды. Менә, ниһаять, казларны йолкып, чистартып беткәч, кызлар түшкәләрне көянтәләргә элеп Дим елгасына юнәлде. Традиция буенча каз түшкәләрен елга суында чайкыйлар, болай эшләсәң, ите тәмлерәк була, ди авыл хатыннары. Ә инде янда гармун да уйнап торса, салкын да, бозлы су да куркыныч түгел. Берничә сәгатькә барган мәшәкатьләрдән соң каз ите дә, хуҗабикәнең мендәрләре өчен йомшак каз мамыгы да әзер булды.
Бу көннәрдә каз өмәләре һәр авылда диярлек бара. Кыпчак-аскарлылар кебек үк Үрәзмәт авылы старостасы, активистка, районның шәрәфле шәхесе, тынгысыз ханым Клара Тукаева да үз йортында чагу һәм матур итеп каз өмәче үткәрде. Әйтеп торасы да түгел, бездә тырыш халык яши. Кышкылыкка ит тә туплый, шәһәрдә яшәүчеләр турында да онытмый, артык продукциясен сатуга чыгара һәм күңелле бәйрәмнәр дә оештыра.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: