Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 декабрь 2019, 13:55

“Җиңү салюты” старт алды

Районда республика халык иҗаты фестиваленең икенче зона этабы үтте.

Районда республика халык иҗаты фестиваленең икенче зона этабы үтте
Фестиваль кысаларында “Җиңү” штандартын һәм “Мәңгелек ут” символы белән капсула тапшыру тантанасы узды.
Чара “Туган ил – Ана” һәйкәленә чәчкәләр салудан башланды, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының “Хәрби туганлык” бөтенрусия җәмәгать оешмасы әгъзалары, район оешмалары җитәкчеләре, Мәдәният министрлыгы вәкилләре, республика халык иҗаты үзәге белгечләре һәм мәктәп укучылары катнашты. Арытабан тантаналы митинг булды.
Генерал Шәйморатов җитәкчелегендәге 112нче башкорт атлы дивизиясе кавалеристларын символлаштыручы җайдаклар озатуында легендар “Виллис” автомобилендә республика “Җиңү” марафоны штандарты һәм “Мәңгелек ут” белән капсула китерелде.
Сүз Әлшәй, Дәүләкән районнары һәм Дәүләкән шәһәре буенча хәрби комиссар В. П. Яблонскийга бирелде.
Бөек Җиңү символлары – “Мәңгелек ут” белән бәләкәй капсулалар Туймазы, Бакалы, Благовар, Бәләбәй, Бишбүләк, Дәүләкән, Чишмә районнары вәкилләренә тапшырылды.
Әлшәй районы хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафин республика “Җиңү” марафоны штандартын Чишмә районы Советы секретаре М. Т. Байбуринга тапшырды.
Аннары Раевка авылының социаль-мәдәни үзәгендә югарыда санап үтелгән районнар коллективлары һәм әлшәйлеләр театрлаштырылган чыгышлар күрсәтте.
Читайте нас: