Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 декабрь 2019, 19:00

“WhatsApp”та яңа функция барлыкка килде

Мессенджердагы яңа бот бернәрсәне дә онытмаска ярдәм итәчәк.

Мессенджердагы яңа бот бернәрсәне дә онытмаска ярдәм итәчәк. “WhatsApp” мессенджерында Any.do сервисыннан бот барлыкка килде. Аның ярдәмендә искәртүләр ясарга һәм аларны гадәти хәбәрләр рәвешендә алырга мөмкин.
Бот белән язышу тере кеше белән гади чат кебек эшли. Моның өчен текст язарга һәм аерым хәбәр белән искә төшерү вакытын күрсәтергә кирәк.
Мәсәлән, башта “икмәк сатып алырга” дип җибәрергә һәм аның артыннан “бүген кич” дип хәбәр өстәргә. Шул ук көнне кич бот сезгә “икмәк сатып алырга” дигән текст белән хәбәр җибәрәчәк.
Бот төгәл вакыт һәм даталар белән конкрет расписаниене дә, “иртәгә иртән” кебек абстракт тасвирлауны аңлый. Шулай ук ботка башка чатлардан хәбәрләр җибәрергә мөмкин.
Мөһим нюанс – “Any.do” ботының “WhatsApp”тагы эше өчен түләүле язылуны (аена 3 доллар) рәсмиләштерергә кирәк. Сервис бер атна эчендә функцияне бушлай сынап карарга мөмкинлек бирә.
Читайте нас: