Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2019, 13:00

Башкортстан власте яңа яшәү минимумын билгеләде

Дүшәмбе көн Башкортстан хөкүмәте республикадагы яшәү минимумы суммасын яңадан карады.

Дүшәмбе көн Башкортстан хөкүмәте республикадагы яшәү минимумы суммасын яңадан карады.
Бу хакта республика хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада яшәү минимумы 2019 елның өченче кварталында 9567 сум тәшкил иткән. Түрәләр фикеренчә, әлеге суммага көн күрергә була. Русча әйткәндә, ул – “достаточно, чтобы выжить”.
Хөкүмәттә әйтүләренчә, яшәү минимумы суммасы квартал саен карала. Аның саны төбәктә товарлар һәм хезмәтләргә хаклар дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнә. Яшәү минимумы суммасын исәпләп чыгару өчен, Башстат мәгълүматларына таянып, уртача саннар алына.
Республика хөкүмәтендә аерым категория гражданнар өчен дә яшәү минимумын расладылар. Шулай итеп, хезмәткә яраклы кешеләр өчен ул – 10186 сум, балалар өчен – 9 548 сум, ә пенсионерларга 7801 сум дип билгеләнде.
Фото: ok.ru
    Читайте нас: