Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2019, 15:00

Ничек яшәрбез ватсапсыз?

Хәзер кешене кәрәзле телефоннан башка күз алдына да китереп булмый.

Хәзер кешене кәрәзле телефоннан башка күз алдына да китереп булмый. Элек аңардан сөйләшә генә идек. Бүген чын мәгънәсендә кесә компьютеры ул: көй дә тыңлата, фотога да төшерә, сәлам дә юллый.
Соңгы вакытта ватсап дигәннәре бик популярлашып китте. Дөньяның кай читенә генә барып чыксаң да, ара ерак дип тормый, җибәргән фотоңны да, видеоңны да күз ачып йомганчы тиешле кешесенә илтеп җиткерә. Туган көн, бәйрәмнәре белән котлап, матур җыр-көй җибәреп, таныш-белешләреңнең, дусларыңның күңелләрен дә күтәрә аласың. Язып торырга иренгәннәр өчен, сөйләгән сүзеңне түкми-чәчми, үз тавышыңны бозмый китереп җиткерә ала торган сыйфаты да бар. Юкка гына «вәт шәп» белән рифмалашмый инде.
2020 елда миллионлаган телефоннарда WhatsApp эшләми башлаячак, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
1 февральдән iOS 8 операция системасы белән эшләгән iPhonнар, шулай ук 2,3,7 версияле Androidлар бу программаны куллана алмаячак. Бу җайланмаларның ияләре яңа аккаунт та ясый алмаячак, булганы белән дә файдалана алмаячак.
Читайте нас: