Әгәр клиент парикмахерны тешләсә, ызгыш чыгудан котылып булмас иде, мөгаен. Әмма кайбер парикмахерлар шундый очракларга, шулай ук клиентны тынычландырырга, үзенчәлекле ысул белән тотарга һәм сыйпарга да һәрвакыт әзер. Мондый парикмахерлар грумерлар дип атала, алар эт һәм мәчеләрнең йонын алу буенча белгечләр.
Ә сез алар турында ишеткәнегез бармы? Ханнановларга кунакка барганчы мин дә бу турыда белми идем. Нәкъ алар безнең Раевкада менә берничә ел инде дүрт аяклы дусларыбызның матурлыгы һәм гигиенасы турында хәстәрлек күрүче кешеләр барлыгын сөйләде.
Гаилә башлыгы Вәкил Солтангол улы – дипломлы һәм тәҗрибәле ветеринария табибы, өстәвенә икътисадчы да. Бу һөнәрләргә ия булуы һәм яраткан эше белән шөгыльләнү теләге аңа үз эшен ачуга этәргеч була. Өстәвенә, белгеч эзләргә дә кирәкми, тормыш иптәше Рәмилә Равил кызы – ветеринария фельдшеры. Шулай итеп, 1999 елда район үзәгендә беренче “Җанлы дөнья” магазины ачыла. Ханнановлар ветеринария препаратлары һәм катнаш азык сата башлый. Озакламый аларнәң эшчәнлеге турында бөтен районга билгеле була, чөнки “Җанлы дөнья”да сатып алучыларга кирәкле дарулар белән беррәттән йорт хайваннарын дәвалау буенча да киңәшләр бирәләр. Шәхси хуҗалык тотучылар кош-корт өчен ветеринария препаратларына заказ бирә, катнаш азык, минераль өстәмәләр сатып ала. Акрынлап катнаш азык һәм препаратларга аквариумистика өстәлә, балыклар, тутый кошлар, кенәри кошлар, диңгез дуңгызы, әрләннәр барлыкка килә...
Бүген әти-әнисенең эшенә Ханнановларның кызлары – дипломлы ветеринария табибы Ләйсән һәм әле шушы һөнәргә укып йөрүче Лира да кушылган. Ә “Җанлы дөнья” магазиннары инде Раевкада өчәү, анда йорт хайваннары һәм кош–корт тотучылар, сыер маллары хуҗалары, умартачылык, балыкчылык белән шөгыльләнүчеләр өчен кирәкле әйберләр, хәтта мәче һәм этләргә заманча киемнәр һәм бизәнгечләргә кадәр бар. Мәкаләмнең башында язылганча, Ханнановлар беренчеләрдән булып грумингны үзләштерә һәм дүрт аяклы клиентларына “матур “прическалар ясый”.
Егерме ел эшләү дәверендә Ханнановларның даими клиентлары да бар.
-Кайчандыр бездә әти-әниләре белән тутый кошлар, балыклар сатып алган балалар бүген үзләре безгә балалары белән килә, - ди Рәмилә Равил кызы, елмаеп. – Безнең препаратлар һәм киңәшләребез ярдәмендә мәчесен яки этен, бозавын, дуңгызын, кош-кортын коткарганнар безгә яңадан килә. Нәрсәдер сатып алу өчен генә түгел, ә йорт хайванының гомерен һәм сәламәтлеген саклап калган өчен ихлас рәхмәт сүзләре дә әйтә. Мондый минутларда эшебезнең бик кирәкле икәнлеген аңлыйсың...
Рәмилә һәм Вәкил Ханнановлар.
Юбилей уңаеннан “Җанлы дөнья” акция игълан итә – Яңа елга кадәр барлык сатып алучыларны бүләкләр көтә!
Раевка авылы, Гагарин урамы, 31 а,
“Купец” сәүзә үзәге, цоколь кат, 01нче бутик.