Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 декабрь 2019, 21:20

Беренче документларын алдылар

Конституция көне алдыннан район мәдәният сараенда 14 яше тулган үсмерләргә төп дәүләт документы –Русия Федерациясе гражданины паспортын тапшыру тантанасы узды.

Конституция көне алдыннан район мәдәният сараенда 14 яше тулган үсмерләргә төп дәүләт документы –Русия Федерациясе гражданины паспортын тапшыру тантанасы узды.
Чара Русия һәм Башкортстанның дәүләт гимннары белән башланып китте, бу дулкынландыргыч һәм шатлыклы вакыйгага аеруча зур әһәмият бирде.
-Сезнең тормышта төрле документлар күп булачак, әмма паспорт – ул бөек Русия гражданины исемен йөрткән кебек, гомерегез буена кирәк булачак бердәнбер документ, - дип мөрәҗәгать итте сәламләү сүзләре белән яшь әлшәйлеләргә Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә җитәкчесе, полиция майоры Ю. Г. Васильева.
Юлия Геннадьевна җыелучыларга илнең төп хокукый документы булган Конституция, Русия президентының инаугурациясе вакытында гына кулланылган һәм Кремль китапханәсендә сакланган аның махсус нөсхәсе, паспортның барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Арытабан тантаналы шартларда бер-бер артлы ун кыз һәм егет сәхнәгә күтәрелде, аларга паспорт һәм РФ Конституциясе тапшырылды. Үсмерләр үз чиратында Русия гражданины исемен лаеклы йөртәчәкбез, дип ант бирде.
Укучыларны бу мөһим вакыйга белән район хакимиятенең эшләр идарәчесе Д. Ю. Шелковников котлады һәм истәлекле значоклар тапшырды. Дмитрий Юрьевич документка сакчыл булырга, яхшы укып, белем алырга өндәде, туган районыбызга кайтып, шунда яшәргә һәм эшләргә чакырды.
Шулай ук яшьләр эшләре комитеты директоры Г. Р. Ибраһимова, “Хәрби туганлык” ветераннар җәмәгать оешмасының урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Б. Ф. Төхвәтуллин, чик буе гаскәрләре ветераннары рәисе Ю. А. Морюшко, отставкадагы эчке хезмәт подполковнигы Ф. И. Гыймаева паспорт алучы яшьләргә ихлас теләкләрен җиткерде.
Бу көнне балаларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре, туганнары һәм якыннары да килгән иде. Мәдәният йорты артистлары Татьяна Жуковская, Любовь Осипова, Нияз Гыйззәтуллин җыр-моңнары белән чарага ямь өстәде.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: