Әлшәй хәбәрләре
-28 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 декабрь 2019, 14:00

Авылдашларын агулыйлар

Контрафакт алкоголь һәм көмешкә саткан өчен хәтта җинаять җаваплылыгы каралган

Контрафакт алкоголь һәм көмешкә саткан өчен хәтта җинаять җаваплылыгы каралган
Узып баручы 2019 ел республика тарихына эчкечелеккә каршы көрәш елы буларак кереп калачак, дип ышаныч белән әйтергә мөмкин.
Ел башында Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров суррогат алкоголь сату буенча яшерен бизнесны “халыкны юк итү” дип билгеләде һәм хокук сакчыларын суррогат хәмер сатуга каршы көрәшергә чакырды.
Хәзер соңгы кыңгырау бәйрәмендә, Яшьләр көнендә, сабантуйларда, 1 сентябрьдә исерткеч эчемлекләр сатылмый. Шушы көннәрдә Дәүләт җыелышы депутатлары Яңа ел каникулларында да алкогольле продукция сатуны чикләү турында закон кабул итте. 3 гыйнварда ”коры закон” тулысынча гамәлдә булачак, 4, 5 һәм 6 гыйнварда исерткеч эчемлекләрне 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр генә сатып алырга була. Мондый чаралар җинаятьләр санын һәм бәхетсезлек очракларын киметүгә юнәлтелгән.
“Аек авыл” конкурсы да эчкечелеккә каршы көрәшнең нәтиҗәле ысулларының берсе булды, анда районның уннан артык авылы катнашты. Бәйге җиңүчеләре - Кармыш авылы халкы конкурсның республика этабында катнашачак.
Алкогольгә каршы көрәш үз җимешләрен бирә. Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язуынча, быел республикада эчкечелектән вафат булучылар узган ел белән чагыштырганда 115 кешегә азрак. Сигез яшерен цех юк ителгән, 70 мең литрдан артык спиртлы продукция тартып алынган.
-Безнең районда да “Алкоголь” оператив-искәртү чаралары, контрафакт продукция сату нокталарын ачыклау буенча рейдлар даими үткәрелә, - ди Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлеге административ законнарны үтәү төркеме өлкән инспекторы Альбина КУТЬЯНОВА. – Суррогат алкоголь һәм көмешкә сату өчен административ, шулай ук җинаять җаваплылыгы каралуы турында да хәтерегезгә төшерәсебез. Әгәр көмешкә кайнатуны керемле бизнес итәргә карар итсәгез, яңа закон буенча сезгә кимендә 30 мең сум штраф салыначак, ә бу авыл халкы өчен зур сумма. Продукцияне, чималны һәм җиһазларны конфискацияләү турында әйтеп тә торасы юк. Ә өендә көмешкә куучыга 238нче статья буенча җинаять эше ачылачак. Ул кулланучының гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китерүче товарларны җитештерүчеләр, саклаучылар һәм транспортта ташучылар өчен санкцияләрне күз уңында тота. Бу статья буенча җәза бик каты: 300 мең сумга кадәр штраф, мәҗбүри эшләр каралган, хәтта ике елга иркеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Альбина Рәшит кызы әйтүенчә, ел башыннан районда спиртлы продукцияне законсыз саткан өчен сигез кеше җаваплылыкка тарттырылган. Тагын 16 кеше (Раевкада һәм Слакта – бишәр, Шафранда - дүрт, Идрис һәм Бикчаголда - берәр очрак) көмешкә саткан өчен җавап биргән.
Кызганычка каршы, авылдашларын суррогат алкоголь белән агулаучылар саны әле һаман да җитәрлек. Күптән түгел генә Уфадан редакциягә шалтыратып, безнең район авылларының берсендә туганнарының бик нык эчүен, ялган аракы һәм көмешкә сатучы бик күп нокталар барлыгы турында күз яшьләре белән сөйләделәр һәм чара күрүне үтенделәр. Бу мәгълүматны без полициягә җиткердек. Ә республика Башлыгы Радий Хәбиров суррогат продукция сатучыларга каршы көрәшне тагын да катгыйлаштыру турында карар кабул итте. Хәзер исерткеч эчемлекләр җитештерүчеләр турында хәбәр итүчеләргә – 50 мең сум, ә сатучы турындагы хәбәр өчен 2 мең сум бүләк вәгъдә ителә. Хокук бозучылар турында Радий Хәбиров ”Хәвефсез мохит” порталында БР Сәүдә буенча дәүләт комитетына һәм 8 (347) 218-09-87 (эш көннәрендә 9 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр) телефоны аша хәбәр итәргә чакырды.
Читайте нас в